Хәй Вахит: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Новая страница: «{{Викиләштерү}} Габделхәй Каюм улы Вахитов 1918 елның 2 декабрендә Татарстанның Биектау райо...»
 
TimmingBot (бәхәс | кертем)
Typo fixing, replaced: - → – , — → – using AWB
Юл номеры - 3:
Габделхәй Каюм улы Вахитов 1918 елның 2 декабрендә Татарстанның Биектау районы Мәмдәл авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1934 елда җидееллык мәктәпне тәмамлый. Аннары, Казанга килеп, театр техникумына укырга керә. Ләкин ике елдан соң техникум ябыла. Габделхәй Чистай районының Яңа Роман авылына укытучы булып китә.
1937-1940 елларда Казанда музыка училищесында укый. Училищены тәмамлагач, республиканың җыр-бию ансамблендә җырчы булып эшли. Башыннан ахырына хәтле Бөек Ватан сугышында катнаша.
Сугыштан соң Казан дәүләт консерваториясенең теория-тарих факультетын тәмамлый. 1956—19581956–1958 елларда Мәскәүдә югары әдәби курсларда укый. Шул вакыттан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул язучылык эше белән генә шөгыльләнә.
Хәй Вахит сугышка кадәр иҗат итә башлый. 1938-1939 елларда аның «Сорыкортлар» исемле пьесасы һәм «Дулкыннар» дигән шигырьләр җыентыгы басылып чыга.
Язучы шулай ук балалар өчен шигырьләр һәм, халык иҗаты әсәрләренә нигезләп, поэмалар да яза.
Ләкин X. Вахитны язучы итеп таныткан жанр - драматургия. Аның «Беренче мәхәббәт» (1960), «Кайда соң син?» (1963), «Соңгы хат» (1966), «Туй алдыннан» (1969), «Ике килен-килендәш» (1976) һәм башка әсәрләре театр сәнгатендә зур уңыш яулый һәм тамашачыларның мәхәббәтен казана.
Хәй Вахит опера либреттолары һәм музыкаль комедияләр авторы буларак та билгеле. Аның «Самат», «Дим буенда», «Җиһангир» «Наемщик» дигән опера либреттолары һәм «Мәхәббәт җыры», «Кияүләр» исемле музыкаль комедияләре бар.
1960 елда «Беренче мәхәббәт» драмасы өчен Хәй Вахит Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.