Нәбирә Гыйматдинова: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
TimmingBot (бәхәс | кертем)
TimmingBot (бәхәс | кертем)
Typo fixing, replaced: - → – (2), “ → « (7), ” → » (7) using AWB
Юл номеры - 1:
{{Викиләштерү}}
 
'''Нәбирә Гыйматдинова''' - татар язучысы.
 
==Биография==
Нәбирә Гыйматдинова [[1956 ел]]ның 20 октябрендә Татарстанның Аксубай районы Караса (Карасу) авылында туа. [[1971 ел]]да сигезъеллык урта мәктәбне тәмамлап, Иваново шәһәрендә урнашкан һөнәри училищеда укый. [[1973 ел]]да Казан шәһәренә күченеп килә. Төзүче-буяучы булып эшли башлый һәм шулай ук, эштән аерылмыйча, Казан дәүләт университетында белем ала.
Язучының беренче әсәрләре матбугатта 70нче елларда күренә башлый. [[1974 ел]]да “Йолдызлы«Йолдызлы кичтә”кичтә», “Таңсылу”«Таңсылу» хикәяләре “Азат«Азат хатын”хатын» һәм “Идел”«Идел» журналларында басылып чыга. Шуннан соң бик күп китап бастырып чыгара, хәзер исә “Идел”«Идел» журналы редакциясендә эшли.1985 елда Ш.Маннур исемендәге әдәби премиянең лауреаты, [[2001 ел]]да Ф.Хөсни исемендәге әдәби премиянең лаураты була. 1996 да Татарстан рестубликасының атказанган сәгать эшлеклесе дигән исем ала.
Әсәрләрендә төп темаларның берсе – хатын-кызның язмышы. Геройлары уңай да, тискәре дә түгел, аларда яхшы да, начар сыйфатлар да бергә үрелеп яши, ләкин кайбер персонажларда я усаллык, я шәфкатьлелек артыграк.
Язучының төп геройлары үзләренә көчне табигатьтән алалар. Алар - табигать балалары. Әдип кешеләрне табигать кочагына кире әйләнергә өнди, табигать белән тыгыз бәйләнештә булмаганда адәм баласы шәфкатьлелек, бер-береңне аңлау, ягымлылык, хөрмәт итү һәм башка шундый сыйфатларны югалта баруын күрсәтмәкче була.
Нәбирә Гыйматдинова шулай ук укучыларда татар тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнүгә кызыксыну уятмакчы була. “Сихерче”«Сихерче», “Бүре«Бүре каны”каны» һ.б. шундыйлардан.
Хәзерге көндә Нәбирә Гыйматдинова иң яратып укыла торган авторларның берсе булып санала.