Мәрҗани мәчете: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к «Мәрҗәни мәчете» бите «Мәрҗани мәчете» битенә күчерелде |
TimmingBot (бәхәс | кертем) Typo fixing, replaced: - → – , — → – (4) using AWB |
||
Юл номеры - 1:
{{Викиләштерү}}
'''Мәрҗани мәчете'''
Башка атамалар: «Беренче җәмигъ», «Юныс» мәчете. 1552 елдан соң төзелгән тәүге таш мәчетләренең берсе. Әби патшаның шәхси рөхсәте белән 1766-1770 елларда мәхәллә кешеләре акчасына салына. Проект авторы архитектор В.И.Кафтырев булырга мөмкин. 1861 елда коммерция советнигы Ибраһим Гобәйдулла улы Юнысов (1806-1886) тырышлыгы белән мәчет тирәли агач койма урынына кирпеч койма ясала, бинаның төньяк ягында баскычлы янкорма төзелә, бина үзе дә азрак (чама белән бер тәрәзә озынлыгында) фасады буенча «үсә». 1863 елда шул ук сәүдәгәр мәчетнең михраб урынын киңәйтә, зурайта, шунда тәрәзә дә ясата. 1885 елда икенче гильдияле казан сәүдәгәре Зәйнулла Госманов мәчет манарасын яңадан, үзгәртеп төзеп куя. 1887 елда сәүдәгәрләр Вәлиулла Гыйззәтуллин (1837-1916) һәм Мифтахетдин Вәлишин (1811-1904) акчасына мәчет манарасының түгәрәк балконы челтәрләп эшләнгән тимер парапет (култыкса сыман җайланма) белән әйләндереп куела. 1850-1889 елларда ошбу мәчеттә имам-хатыйб булып күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тарихчы, педагог, дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) эшли. Мәчет К. Насыйри һәм 3. Солтан урамнары кисешкән җирдә, формасы дөрес булмаган участокта, урам сызыгына почмак белән урнашкан. Бинасы ике катлы. Төньяк ягында, югарыда әйтелгәнчә, «Т» хәрефе рәвешендәге янкормасы бар. Шушы янкорманың уң ягы көньяк тарафыннан мәчеткә керү ясалган. Мәчетнең беренче каты төрле хуҗалык эшләре (ихтыяҗлары) өчен көйләнгән, икенчедә исә анфилад рәвешендә гыйбадәт кылу заллары урнашкан. Мәчетнең эчке биналары гөмбәзле түшәм белән капланган. Икенче кат гөмбәзләре алтын йөгертелгән үсемлекләр орнаменты һәм әвәләп ясау сәнгате (лепнина) үрнәкләре белән бизәлгән. Аларда барокко декоры белән татар декоратив-кулланма сәнгате алымнары күренә. Диварларда әвәләп ясалган бизәкләр зәңгәр, яшел һәм алтын төсләргә буялган. Залларны бер-берсеннән аерган диварның уң ягында манара баскычларына чыга торган ишек урнашкан. Манара эчендәге бормалы баскыч өске яруска алып бара, шуннан түгәрәк балконга чыгарга мөмкин. Манара ярусларының өчесендә дә декоры юк диярлек
[[Төркем:Татарстан мәчетләре]]
|