Фәхри Әсгать: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Timming (бәхәс | кертем)
Викиләштерү
TimmingBot (бәхәс | кертем)
Typo fixing, replaced: - → – (3), “ → « (4), ” → » (4) using AWB
Юл номеры - 24:
 
 
'''Фәхри Әсгать''' - татар язучысы.
 
==Биография==
Фәхри Әсгать Әлки районы Алпар (Иске Алпар) авылында туган. Башлангыч белемне авыл мәктәбендә алгач, унике яшендә Казанга килеп, [[«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе]]нә укырга керә. Революциядән соң, [[1917|1917]]–[[1921 ел]]ларда, укуын [[Чистай]] шәһәрендә педагогика һәм авыл хуҗалыгы техникумнарында, аннан соң [[Казан авыл хуҗалыгы институты]]нда дәвам иттерә. Институтның ике курсын тәмамлагач, авыруы көчәю сәбәпле, ул укуын ташларга мәҗбүр була. Шуннан соң Фәхри Әсгать иҗат эше белән генә шөгыльләнә һәм [[Казан дәүләт университеты]] каршындагы әдәбият түгәрәгенә җитәкчелек итә. Ләкин рәхимсез үпкә авыруы аның сәламәтлеген какшатканнан-какшата барып, [[1926 ел]]ның [[25 сентябрь|25 сентябрендә]], егерме биш яше тулар-тулмас, Фәхри Әсгать вакытсыз вафат була.
==Иҗат==
Фәхри Әсгатьнең иҗат гомере нибары биш-алты ел дәвам итә - ул үзенең иҗат планнарын гамәлгә ашыра алмый кала. Аның тәүге хикәяләре һәм нәсерләре [[1919 ел|1919]]-[[1920 ел]]ларда “Кызыл«Кызыл яшьләр”яшьләр» газетасы һәм “Безнең«Безнең юл”юл» журналы битләрендә күренә, “Тормыш«Тормыш кочагында”кочагында» исемле беренче җынтыгы [[1925 ел]]да, ә икенчесе, “Сүзләрдән«Сүзләрдән чәчәкләр”чәчәкләр» дигәне, авторның вафатыннан соң [[1927 ел]]да басылып чыга. Боларның беренчесенә - тугыз, икенчесенә унсигез хикәя һәм нәсер урнаштырылган. Ләкин шул аз санлы хикәя, нәсерләрдә Фәхри Әсгатьнең язучылык таланты, образлы фикерләү, сюжет кору осталыгына ия булуы, күзәтүчәнлеге, теленең халыкчанлыгы ачык сизелеп тора. [[Гражданнар сугышы]] эпизодлары, авылдагы сыйнфый көрәш, [[НЭП]] заманы күренешләре – болар һәммәсе авторның үткен каләме тотып алган тормышчан детальләр аша хикәяләрдә җанлы, үзенчәлекле гәүдәләнеш таба. Менә шушы хасиятләре белән Фәхри Әсгатьнең зур булмаган иҗат мирасы егерменче еллар башы татар прозасы хәзинәсендә үзенең хөрмәтле урынын били.
 
==Чыганак==