Җәүдәт Фәйзи: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
TimmingBot (бәхәс | кертем)
Typo fixing, Replaced: - → – , using AWB
TimmingBot (бәхәс | кертем)
Typo fixing, replaced: “ → « (8), ” → » (8) using AWB
Юл номеры - 1:
'''Җәүдәт Харис улы Фәйзи''' – күренекле татар композиторы.
 
Җәүдәт Фәйзи [[1910 ел|1910 елның]] [[4 гыйнвар|4 гыйнварында]] [[Оренбург]] шәһәрендә укытучы гаиләсендә туган. Башлангыч музыкаль белемне шул ук шәһәрдә музыка мәктәбендә ала, кечкенә чакта олыларның халык җырларын җырлавын тыңларга ярата. 15 яшендә үзе дә “Яшьләр”«Яшьләр» дигән драма яза.
 
[[1925 ел]]да Җ. Фәйзиләрнең гаиләләре [[Казан]]га күчеп килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Җ.Фәйзи [[Түбән Новгород]] якларындагы Ишә авылында укытучы булып эшли. 1929–1933 елларда [[Казан дәүләт университеты|Казан дәүләт университетының]] юридик факультетында укый. 1934 елда [[Мәскәү]] консерваториясе каршында Татар опера студиясе ачылгач, Фәйзи студиянең уку бүлеге мөдире итеп җибәрелә. Административ оештыру эшләре белән бергә, ул биредә Б. Шехтердан композиция классында дәресләр ала, шулай ук Г. Литинскийның консультацияләреннән файдалана. 1938 елда Җ. Фәйзи Казанга кайта. Биредә ул музыка һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашып, радиокомитетта музыка редакторы, [[Татар дәүләт академия театры]]нда музыка бүлеге мөдире, [[Татарстан филармониясе]]нең директоры һәм сәнгать җитәкчесе булып эшли.
 
“Ташкыннар”«Ташкыннар» (Т.Гыйззәт), “Шәмсекамәр”«Шәмсекамәр» (М.Әблиев), “Хуҗа«Хуҗа Насретдин”Насретдин» (Н.Исәнбәт) спектакльләренә язган көйләре тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителә, иҗатының офыкларын киңәйтә.
 
Җ.Фәйзи музыкаль комедия жанрын үстерүгә күп көч куйган. Аның “Башмагым”«Башмагым» музыкаль комедиясе илебезнең күп кенә сәхнәләрендә уйнала. Шулай ук “Акчарлаклар”«Акчарлаклар», “Идел«Идел буенда”буенда» драмаларына да көйләр язган, Г.Кутуйның “Тапшырылмаган«Тапшырылмаган хатлар”хатлар» повесте буенча опера иҗат иткән.
 
Җ.Фәйзи иҗатының иң күренекле һәм үзенчәлекле өлкәсе – җырлар. Аларның саны ике йөзгә якын.