Таҗи Гыйззәт: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к төркем өстәү
Юл номеры - 26:
 
== Тормыш юлы һәм иҗаты ==
Ул [[1895 ел]]ның [[15 сентябрь|15 сентябрендә]] [[Әгерҗе районы]]ның Барҗы Омга авылында туа. 14 яшенә кадәр мәдрәсәдә укыганнан соң, Бандүк, [[Воткинск]], [[Ижау]] заводларында эшли. [[1919 ел|1919]]–[[1922 ел|1922]] елларда аның артистлык сәләте ачыла. [[Самар]]да [[Зәйни Солтанов|З. Солтанов]] оештырган [[Самар татар театр студиясе|драма студиясендә]] укыганнан соң (''[[1920 ел|1920]]''), Таҗи Гыйззәт [[Камал театры|Татар Дәүләт академия театрында]] артист булып эшли башлый, әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә. Үз гомерендә 37 пьеса иҗат итә. Шуларның күбесе Татар Дәүләт академия театрында зур уңыш белән бара. Шундыйлардан «Чаткылар», «Ташкыннар», «Бишбүләк», «Таймасовлар», «Чын мәхәббәт», «[[Наёмщик (драмапьеса)|Наёмщик]]», «Изге әманәт» кебек әсәрләрен күрсәтергә мөмкин.
 
Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен ул ике тапкыр “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә, Русиянең һәм [[Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе]] дигән мактаулы исемнәргә лаек була. [[1955 ел]]ының [[7 март]]ында Казанда вафат була.<ref>http://matbugat.ru/enc/gyyzzt-tai-299</ref>.