Гали Рәхим: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Фәрһад (бәхәс | кертем)
Фәрһад (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 32:
1919-1930 елларда фәнни-педагогик хезмәт белән шөгыльләнә. Төрле педагогик курсларда, Көнчыгыш академиясендә һәм [[Казан педагогия институты|педагогика институты]]нда укыта. 1936–1938 елларда Казандагы Дәүләт банкында эшли.
 
Г. Рәхимнең [[1909 ел]]да «Җир йөзе» дигән беренче фәнни-популяр жанрдагы китабы дөнья күрә. [[1913 ел]]дан башлап, [[Ак юл (журнал, 1913)|«Ак юл»]] журналында аның байтак кына әкият-хикәяләре басыла. [[Бөек Октябрь инкыйлабы|Октябрь революциясеннән]] соң әдип шигырьләр, «Җанвар» дигән пьеса, «Бер шагыйрьнең өйләнүе» исемле хикәя һәм «Идел» дигән повесть яза. [[1918 ел|1918 елда]] [[Солтан Габәши]] "Кәккүк" җырын иҗат итә һәм ул [[1930-еллар|1930-елларга]] кадәр Гали Рәхим сүзләренә башкарыла<ref>{{Китап|ref=ru|ел=2007|автор=Дулат-Алеев В.Р.|исем=Татарская музыкальная литература|шәһәр=Казань|нәшрият=[[Казан дәүләт консерваториясе|Казанская государственная консерватория]]|isbn=5-85401-082-8|бит=|битләр=163}}</ref>.
 
Гали Рәхим фәнни эш белән дә шөгыльләнә. Бу өлкәдә ул «Татар әдәбияты тарихы өчен материаллар җыю юлында бер тәҗрибә», «Татар әдәбияты тарихы» (Г. Газиз белән бергә язылган), «Утыз еллык хезмәт», «Беренче тюркология корылтае һәм аның тикшергән мәсьәләләре» дигән хезмәтләр калдыра. Барлыгы 50гә якын фәнни хезмәте басыла.