Иделбикә: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к мәгълүмат өстәү |
|||
Юл номеры - 1:
{{Язучы
|Исем = Иделбикә<br/> <small>Лена Садыйкова-Сабитова</small>
|Оригинал телендә =
|Фото =Л.Б.Садыйкова-Сабитова.jpg
|Киңлек = 180px
|
|Тугач
|Псевдонимнар = Иделбикә
|
|Туу урыны
|Үлем датасы = 14.06.2020
|Үлем урыны = [[РФ]], {{үлем урыны|Сембер|Сембердә}}
|Ватандашлык = {{байраклаштыру|ССРБ}}→<br/>{{байрак|Русия}} [[РФ]]
|Эшчәнлек төре = шагыйрь
|Иҗат итү еллары = 1989—2020
|Юнәлеш = поэзия
|Жанр = шигырь, җыр
|Иҗат итү теле = [[татар теле]]
|Дебют = «Мәхәббәтнең мең фасылы» (1997, [[Сембер]])
|Премияләр =
| бүләк һәм премияләр = [[Саҗидә Сөләйманова премиясе]] ([[2010]]).▼
|Бүләкләр = [[Саҗидә Сөләйманова премиясе]]
|Имза =
|Сайт =
}}
{{Башка мәгънәләр/фамилия|Садыйков}}
{{Башка мәгънәләр/фамилия|Сабитов}}
'''Лена Садыйкова-Сабитова''', Лена Бинъямин кызы Садыйкова-Сабитова (''әдәби псевдонимы'' '''Иделбикә''', ''кыз фамилиясе'' Садыйкова, ''[[1930 ел]]ның [[19 август]]ы, [[ССРБ]], [[РСФСР]], [[БАССР]], Мәсәгуть кантоны, [[Яңа Мөслим]] — [[2020 ел]]ның [[14 июнь|14 июне]], [[РФ]], [[Сембер]]'') — шагыйрә, 2001 елдан [[Татарстан Язучылар берлеге]] әгъзасы. [[Саҗидә Сөләйманова премиясе|Саҗидә Сөләйманова]] (2010), [[Сембер өлкәсе]]нең Габделҗаббар Кандалый һәм Сәхаб Урайский исемендәге премияләре лауреаты. Байтак кына шигырьләренә җырлар язылган.
== Тәрҗемәи хәле ==
[[1930 ел]]ның [[19 август]]ында [[БАССР]] {{Тәрҗемә ителмәгән 3|Мәсәгуть кантоны|Мәсәгуть кантоны|ru|Месягутовский кантон}} (''хәзерге'' [[Мәчетле районы]]) [[Яңа Мөслим]] авылында укытучылар гаиләсендә бишенче бала булып туган. Әтисе — Бинъямин Зариф улы [[Уфа]]да [[«Галия» мәдрәсәсе]]н, әнисе – Гыйззениса Зәки кызы да [[Казан]]да [[«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе]]нең кыз балалар мәктәбен тәмамлаган мәгърифәтле мөгаллимнәр. Абыйсы [[Фәһим Садыйков]] (1928—1998) — фәлсәфәче, [[БР ФА]] академигы (1998), фәлсәфә фәннәре докторы (1973), профессор (1974), БАССРның атказанган фән эшлеклесе (1977).
1938—1945 елларда [[Яңа Мөслим|туган авылының]] җидееллык мәктәбендә, сигезенче сыйныфны күрше [[Олы Ака]] авылы мәктәбендә укый.
[[1943 ел]]да әнисе вафат була, әтисе икенче мәртәбә өйләнеп яңа гаилә кора.
[[1946 ел]]да Лена, авылда укуын ташлап, [[Первоуральск]] шәһәренә апасы янына китә һәм шунда сигезенче сыйныфны тәмамли. Хезмәт юлын икмәк пешерү заводында кара эшче булып башлый, аннары торбалар җитештерү заводында ОТК контролеры булып эшли. Кичке техникумда «техник-контролер» белгечлеге ала. [[1950 ел]]да [[Урта Азия]]гә, [[Ташкент]]ка, икенче апасы янына күчеп китә. Берьеллык курста «геодезия һәм картография» белгечлеге алып, дүрт елдан артык картография цехында хезмәт итә. Эшче-яшьләрнең кичке мәктәбендә укып, өлгергәнлек аттестаты ала.
[[1955 ел]]дан иренең хезмәте белән бәйле төбәкләрдә (''[[Новокузнецк]]ида, [[Сембер өлкәсе]]нең [[Барыш]] һәм [[Сембер]] шәһәрләрендә''): картограф, газета редакцияләрендә корректор, корреспондент булып эшли. Читтән торып укып, [[И. Н. Ульянов исемендәге Сембер дәүләт педагогия университеты|Сембер педагогия институтының]] рус теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлаган (1973).
== Иҗаты ==
[[1989 ел]]да [[Сембер]]дә татарча чыга башлаган [[«Өмет» (Сембер)|«Өмет» газетасы]] белән хезмәттәшлек итә, «[[Казан утлары]]», [[Сөембикә (журнал)|«Сөембикә»]], [[Аргамак (журнал)|«Аргамак»]], [[Мәйдан (журнал)|«Мәйдан»]] журналлары, «[[Шәһри Казан]]», [[Сабантуй (журнал)|«Сабантуй»]], «Заман-Татарстан», «[[Ватаным Татарстан]]» газеталарына иҗат эшләрен җибәреп тора. [[Башкортстан]]да да аның иҗаты билгеле. Шагыйрәнең дөнья күргән беренче ике шигъри җыентыгы – «Мәхәббәтнең мең фасылы» (1997) һәм «Бәхеткә үс, Кеше!» (2000) исемле китаплары [[Сембер]]дә нәшер ителә. [[2003 ел]]да [[Казан]]да «Дөнья авазлары» дигән өченче китабы Татарстанның беренче Президенты [[Минтимер Шәймиев]] фатихасы һәм ярдәме белән басыла.
Иделбикәнең байтак шигырьләре [[Таулы Алтай]] шәһәрендә яшәүче кызы, [[рус теле]]ндә иҗат итүче шагыйрә Лилия Юсупова тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителгән, «Незримый свет» (1997), «Неслучайная встреча» (1998), «Качнется маятник» (1999), «Двойной портрет» (1999), «Избранное» (2002) дип аталган шигъри китапларында урын алган.
[[2020 ел]]ның [[14 июнь|14 июнендә]] [[Сембер]]дә вафат<ref>''Рамис Сафин''. [http://tatar-congress.org/yanalyklar/ulyanovskida-yashep-izhat-itken-shagyyre-idelbike-belen-hushlashtylar/ Ульяновскида яшәп иҗат иткән шагыйрә Иделбикә белән хушлаштылар.] [[БТК]] сайты, 15.06.2020</ref>.
== Бүләкләре, мактаулы исемнәре ==
* Габделҗаббар Кандалый премиясе ([[Сембер өлкәсе]])
* Сәхаб Урайский премиясе (Сембер өлкәсе)
== Сылтамалар ==
* [https://sptatar.com/idelbik/ Иделбикә.] [[ТР язучылар берлеге]] сайты
* ''Рузилә Мөхәммәтова''. [https://tatar-inform.tatar/news/culture/14-06-2020/ulyanovskida-yash-p-i-at-itk-n-shagyyr-idelbik-vafat-5749592 Ульяновскида яшәп иҗат иткән шагыйрә Иделбикә вафат.] [[Татар-информ]], 14.06.2020
== Искәрмәләр ==
<small>{{искәрмәләр}}</small>
{{DEFAULTSORT:Садыйкова-Сабитова, Лена}}
[[Төркем:Татар шагыйрьләре]]
[[Төркем:Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары]]
[[Төркем:Сембер өлкәсе язучылары]]
[[Төркем:И. Н. Ульянов исемендәге Сембер ДПУ тәмамлаучылар]]
|