Үзбәк хан: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Яулар: clean up using AWB
Hazar (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 81:
 
XV йөздә яшәгән фарсы галиме '''Муинетдин Натанзи''', төрки телдә язылган, ләкин безнең заманнарга килеп җитмәгән чыганактан файдаланып: «Ул гаҗәеп дәрәҗәдә вөҗданлы, гадел патша булган»,—дип әйтә.
[[File:Указатель могилы Узбек-хана.jpg|thumb|alt=A.|Үзбәк ханын күмү урынына күрсәткеч. [[Актау]] шәһәреннән китү, [[Казакъстан]]]]
== Үзәкләштерү сәясәте ==
Тәхеткә утырганда баш күтәреп каршы чыккан күчмә феодалларның фетнәсен Үзбәк хан көч кулланып бастырган. Тәхеттә утыруының беренче елларында төрле төбәкләрдә хөкүмәткә каршы чыгышларны туктату өчен гаять каты ысуллар кулланганмы—кулланган. Шул ук вакытта аның мондый катылыгы аңлашыла да кебек: Илбасарны һәм аның яклыларны үз юлыннан алып ташламаган булса, бергә укмашып, хәйран зур көч туплаган нойоннар, ягъни күчмә монгол феодаллары, аның үзенең башына җиткән булырлар иде. Мондый фетнә әзер була инде.
 
== Ислам дине - дәүләт дине буларак игълан ителү ==
Тәхеткә утыру белән, Үзбәк хан [[Ислам]] динен бөтен дәүләт дине дип белдерә. Ә шаманлыкны дәгъвалап үзенә каршы чыгучыларны көч кулланып җиңә, исламны күтәрә.