Википедия:Тавыш бирү:Бәйге кысаларында булдырылган мәкаләләрне викиләштерү: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Тимерхан (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 41:
* {{Каршы}} Хөрмәтле википедиячеләр, мин бу кагыйдәгә каршы чыгам. Беренчедән, ул Татар Википедиясенә тагын бер бюрократик процессны кертә. Икенчедән, әлеге процесс кертелгәч, без [[Википедия:5 кагыйдә#Википедиянең эчтәлеге ирекле - аңа һәркем яза, булган язуларны үзгәртә, куллана һәм тарата ала|ИРЕКЛЕ]] булган Википедияне ничектер тагын чикләргә, кулланучылары карамагына кертүгә адым кылабыз. Әгәр без уңышсыз бәйгеләр оештыручыларына ниндидер җаваплылык йөкләргә телибез икән, идарәчеләр тарафыннан һәрберенә ШӘХСӘН санкцияләр куллана алабыз. Сүз мин һәм {{U|Хабиль Сәхәбиев}} турында барса, без үзебез оештырган чаралар өчен җаваплылык тотабыз. Википедия – яңа кулланучылар һәм яңа тәҗрибәләр өчен чикләр кую мохите түгелдер, ә киресенчә – кагыйдәләр әлеге мохиттә иреклекне тәэмин итә. Яңа тәҗрибәләрне, экспериментларны ясауны куркытабыз. Татар Википедиясе берләшмәсе "ишекләре" ябыла гына алай. Шулай ук "яңа кагыйдә", кызганыч, яңа кулланучылар белән эшләү системасына бернинди яңалык кертми, минемчә, ул мәсьәлә әлеге биттәге күтәрелгән "проблемадан" күпкә мөһимрәк. Аның турында күбрәк уйлансак иде.
P.S. Әгәр берәр кем, без оештыра торган бәйге/марафоннарда казый буларак катнашырга тели – аның хакында язуыгызны рәхим итеп көтәбез:) --[[Кулланучы:Тимерхан|Тимерхан]] ([[Кулланучы бәхәсе:Тимерхан|бәхәс]]) 11 июн 2020, 16:50 (UTC)
: [[Кулланучы:Тимерхан|Тимерхан]], [[Википедия:Википедия нәрсә түгел| Википедия - теләсә нинди мәгълүмат урыны түгел]], аның да кагыйдәләре бар, ә бу кагыйдәнең төп максаты - [[ВП:Бәйгеләр|бәйгеләр]] һәм аларда катнашучылар үз гамәлләре белән [[Википедия:Фикерегезне аңлату өчен Википедия эшчәнлегенә киртә салмагыз|Википедия эшчәнлегенә киртә салмасын]] өчен эшләнә. Әлбәттә сезне тәҗрибәләр үткәрүдә чикләргә җыенучы юк, ләкин бу тәҗрибәләр [[Википедия:5 кагыйдә|Википедия кагыйдәләренә]] туры китереп үтәлсә бик әйбәт булыр иде. Әлеге кагыйдә беркемнең дә иреген бозмый, аеруча 5, 6 нчы пунктларын үтәп сез яңа кулланучыларга аларның хаталарын, киләчәктә ничек эшләргә кирәк икәнен күрсәтәчәксез, бу яңа кулланучылар белән эшлүнең иң яхшы ысул икәнен [[Кулланучы бәхәсе:Ilnur efende/Архив/Архив1|үз тәҗрибәмдә]] әйтә алам. Яңа кулланучылар белән эшләү буенча [[Кулланучы:Zahidulla]], [[Кулланучы:Marat Vildanov]], һәм әлбәттә [[Кулланучы:Рашат Якупов]] кебек аксакалларга мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәм--[[Кулланучы:Ilnur efende|Ilnur efende]] ([[Кулланучы бәхәсе:Ilnur efende|бәхәс]]) 11 июн 2020, 19:34 (UTC)
::{{u|Ilnur efende}}, беренче тезисларыгыз белән килешәм. Әмма җәмгыятьне, ялгыш адымнарны ясатмыйча, Википедиягә кертеп булмас. Ялгышсыннар, вики-кагыйдәләрдә абынсыннар, ләкин берәр ни эшләсеннәр генә. Сез төзәтергә телмәсәгез, без Хәбил белән төзәтербез. Балалар, үз мәкаләләре-төзәтмәләре борчыла-борчыла, (әле еламаган хәлдә ярый) безгә шалтыраталар, "куркыту" калыпларының мәгънәсен аңламыйлар: беренче мәртәбә яздылар, алар өчен җаваплы эш - ул да ниндидер тәнкыйтькә эләкте. Әлеге кагыйдә үзе эшләнми инде, аны эшлиләр:) Һәм тагын бер тапкыр әлеге гамәлнең бюрократик сыйфатына игътибар җәлеп итәсем килә. Тәҗрибәгез, шиксез, бәхәсләшмим, яшьләр хәзер Википедиягә кирәк, аларга язарга, ә Татар Википедиясендә кем аксакал, кем юк, кемгә дәшәсе - барыбер. Аңлаешлы һәм кызык инструмент кирәк. Шуның берсе итеп, оештыра торган чараларны күзаллыйбыз. --[[Кулланучы:Тимерхан|Тимерхан]] ([[Кулланучы бәхәсе:Тимерхан|бәхәс]]) 11 июн 2020, 20:18 (UTC)
 
=== Искәрмәләр ===
1250

правок