«Җәмил Шәфыйков» битенең юрамалары арасында аерма

458 байт убрано ,  5 месяцев назад
төзәтмә аңлатмасы юк
к ({{subst:ds}}{{Күчерергә|b:Җәмил Шәфыйков}}{{Әһәмиятлелек}}{{Нейтраль караш}}{{Стиль}}{{Cv-unsure}})
{{Deleteslow|1=23 май 2020, 14:09 (UTC)|2=20200523}}{{Күчерергә|b:Җәмил Шәфыйков}}{{Әһәмиятлелек}}{{Нейтраль караш}}{{Стиль}}{{Cv-unsure}}
'''Җәмил Шәфыйков''' - Бөек Ватан сугышында катнашасугышчысы, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены ,”Батырлык”[[Батырлык өчен”өчен медале|Батырлык өчен]]”,”Сугышчан хезмәтләре өчен” һәм “Германияне җиңгән өчен” медальләре беләнмедальләренә бүләкләнәия.
[[Файл:Җәмил Шәфыйков.jpg|мини]]
 
== Тормыш юлы ==
 
 
Шәфыйков Җәмил 1915 елда Татастанның [[Саба районы]] [[Миңгәр|Миңгәр авылында]] колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң колхозда эшли. 1935 елда Алабугада авыл хуҗалыгы курсларында укый. Фин сугышында катнаша. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елның 22 июлендә фронтка алына. Мәскәү өчен барган сугышлардан башлап,Берлингача сугышчан юл үтә. Орудие командиры булып хезмәт итә. Берничә тапкыр ярала. Сугышлар барышында үзен курку белмәс батыр сугышчы итеп күрсәтә. 1944 елда аның отделениясе турында документаль фильм төшерелә. Батырлыгы һәм кыюлыгы өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены ,”Батырлык өчен”,”Сугышчан хезмәтләре өчен” һәм “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә. Күп тапкырлар командованиянең мактау кәгазьләренә ия була.
 
== Утны-суны кичкән Җәмил ==
Сугышның авыр юлларында да авыл кешесенә хас күзәтүчәнлеген, нечкә күңеллелеген югалтмый ул. Кайда гына булса да, сыерчыклар килүен, табигать торышын, елгаларда боз китүен, чәчү башлануын үзенең дәфтәренә теркәп бара.
 
   Батыр солдат Белоруссияне, Литва, Латвия республикаларын азат итүдә катнаша. Беренчеләрдән булып Польшаның [[Варшау|Варшава]] шәһәренә керә. Ул хезмәт иткән икенче батарея сугышчылары турында күп газеталар язып чыгалар. Фронт кинохроникасы өчен әзерләнгән киножурналга да төшерәләр.
 
Җиңү көнен Җ.Шәфыйков Көнчыгыш Пруссиядә каршылый. “9.05 45 ел. Сугыш бетү хәбәрен ишеттек. Мин Штеттин гаваненда бер тамакта тора идем. Митинг булды. Көн бик аяз, матур, җылы. Бүген барлык сугышчылар да шат. Ашау әйберләребез күп. 200 грамм аракы бирделәр. Су буенда бәйрәм итәбез,” - дип бу көнне дә үзенең көндәлек дәфтәренә язып куйган ул.                   Сугыш беткәч тә сержант Җ.Шәфыйковны авылга кайтармыйлар әле. Ул август аена кадәр армия хезмәтендә кала. Яшь солдатлар арасында хәрби-практик өйрәтүләр алып бара. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Җ.Шәфыйков II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен”, “Сугышчан хезмәтләре өчен”, “Мәскәү оборонасы өчен”, “1941-1945 елгы Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә. Күп тапкырлар командованиенең мактау кәгазьләренә, Рәхмәт хатларына лаек була.
 
== Җәмил туган җиренә аяк баса ==
Ниһаять, 1945 елның августында туган җиренә аяк баса ул. Декабрь аенда Миңгәр авылыннан Хәлимә Сабирҗан кызы белән гаилә кора. 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Фронтовик Сабай һәм Миңгәр авылларын берләштергән “Пушкин” колхозында рәис булып эшли. Миңгәрдә районда беренчеләрдән булып авылны электр белән тәэмин итеп торучы генератор булдырыла. Хуҗалыкны ныгыту өчен көчен дә, сәламәтлеген дә кызганмый Җәмил абый.
 
Гомеренең соңгы елларында кладовщик хезмәтен башкара. Туры сүзле, гадел, тырыш булуы өчен авылдашлары аны һәрвакыт үөрмәт итәләр. Җиңү бәйрәмнәрен Килдебәк авылында яшәүче дуслары Заһидулла һәм Дәүләтҗан абыйлар белән еш кына бергәләп каршылыйлар. Фронтташларын сагынып, сөйләшеп утыралар, һәлак булганнарны искә алалар.
 
Сугышта танышкан һәм дуслашкан татар язучысы [[Афзал Шамов|А.Шамов]] белән дә даими хат алыша ул, үзе дә төрле газеталарга сугыш темасына мәкаләләр яза.
 
1972 елда сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә кичереп, берничә тапкыр контузия алган батыр якташыбызныңсолдатның йөрәге тибүдән туктый.
 
== Чыганаклар ==