Харис Якупов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Новая страница: «{{Викиләштерү}} Күренекле рәссам Харис Якуповның картиналарында Татарстан тарихы һәм тат...»
 
TimmingBot (бәхәс | кертем)
Typo fixing, Replaced: - → – (3), using AWB
Юл номеры - 4:
Харис Габдрахман улы Якупов 1919 елда Казанда туа. Мәктәптә укыганда ук сынлы сәнгать студиясенә йөри, күргәзмәләрдә катнаша. «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында рәсемнәрен бастыра. 1940 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый.
1941-1945 еллардагы сугыш Харис өчен чыныгу һәм тормыш мәктәбе була. Сугышчы, разведчик, топограф, старшина X. Якупов Мәскәү янында, Курск дугасында, Украина, Польша, Чехословакияне азат итү сугышларында катнаша. Анда да рәсем ясаудан туктамый.
Харис Якупов - портрет остасы. Ул ясаган Г. Тукай, А. Пешков, Ш. Камал портретлары аеруча уңышлы дип табылды.
«Габдулла Тукай крестьяннар арасында», «А.С. Пушкин Казан юлында», «А.М. Горький Марусовкада» (1946-1949) кебек картиналары тарихи темаларга багышланган.
Харис Якупов - пейзажчы да. Ул «Иделдә эссе көн», «Казанкада су ташу», «Кабан күле», «Иделдә яз», «Зур Идел» кебек зур полотнолар иҗат итә.
1950 елда Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов белән бергәләп, «В.И. Ленин Татарстан АССР төзү турындагы декретка кул куя» исемле зур картина яза. Бу картина өчен рәссамнарыбыз Харис Якупов һәм Лотфулла Фәттаховка СССРның Дәүләт премиясе бирелә.
1954 елда Харис Якупов җәмәгатьчелекне үзенең «Хөкем алдыннан» дигән атаклы картинасы белән таң калдыра. Картинада фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән каһарман шагыйрь Муса Җәлил сурәтләнә.
Юл номеры - 13:
Харис Якупов 1951 елдан башлап Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе булып эшләде. 1974 елда СССР Сәнгать Академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайланды.
1976 елда рәссамга И. Репин исемендәге премия, ә 1980 елда сәнгатьне үстерүдәге хезмәтләре өчен СССРның халык рәссамы дигән исем бирелде.
Аның хатыны һәм ике улы да - рәссамнар.
 
[[Төркем:Татар рәссамнары]]