Фатих Урманче: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Byltyr (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Byltyr (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 28:
Фатих Урманченың фольклористикага караган беренче фәнни хезмәтләре һәм мәкаләләре көндәлек матбугатта, гыйльми басмаларда узган гасырның алтмышынчы елларыннан күренә башлый. Фольклорчы галим буларак, ул татар халык поэтик иҗатын җыю, барлау, жанрларын ачыклау, бигрәк тә аның [[бәет]], [[дастан]], [[риваять]], йола җырлары, уеннары кебек борынгы төрләренең туу һәм формалашу тарихын өйрәнүгә зур игътибар бирә.
 
Фатих Урманченың гыйльми эшчәнлегендә төп урынны халык авыз иҗаты әсәрләре алып торса да, аны язма әдәбият, этнография, тарих мәсьәләләре дә тирәнтен кызыксындыра. Ләкин бу мәсьәләләрне ул һәрвакыт [[фольклор]] белән тыгыз бәйләнештә тикшерә һәм фәндә яңа сүз булып кабул ителердәй кызыклы нәтиҗәләр ясый. Аны һич икеләнмичә татар фольклористикасында яңа фәнни бер юнәлешкә – тарихи-этнографик юнәлешкә нигез салучы дип тәкъдир итәргә мөмкин.
 
Ф.Урманче – аерым китап булып басылып чыккан уннан артык фәнни монография, көндәлек матбугатта фольклор, тарих, этнография темаларына, әдәби хәрәкәт, мәдәниятнең аерым проблемаларына, язучы-прозаикларның, шагыйрьләрнең иҗатларына, конкрет әсәрләренә, гыйльми хезмәтләргә багышланган ике йөз җитмешкә якын фәнни мәкалә, очерклар, рецензия һ.б. төр язмалар авторы.