Фатих Урманче: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Byltyr (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «'''Фатих Урманче''' (Фатих Ибраһим улы Урманчеев) - фольклорчы галим. 1936 елның 28 маенда Омск өлкәсен...»
 
Byltyr (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
{{Шәхес
| исем = Фатих Урманче
| рәсем =
| рәсем_зурлыгы =
| alt = <!--рәсемгә курсорны куйганда чыга торган язу-->
| рәсем язуы =
| тулы исем = Фатих Ибраһим улы Урманчеев
| һөнәр = фольклорчы галим
| туу датасы = 28.05.1936
| туу җире = [[Омск өлкәсе]], {{туу җире|Азов районы|Азов районында}}, [[Кызыл Маяк|Кызыл Маяк]]
| гражданлык = {{байраклаштыру|ССРБ}}→<br/>{{байрак|Русия}} [[РФ]]
| милләт = татар
| үлем датасы =
| үлем җире =
| әти =
| әни =
| ир =
| хатын =
| балалар =
| бүләк һәм премияләр =
| сайт =
| башка мәгълүмат =
}}
'''Фатих Урманче''' (Фатих Ибраһим улы Урманчеев) - фольклорчы галим. 1936 елның 28 маенда Омск өлкәсенең Азов районы Кызыл Маяк дигән кечкенә генә татар авылында крәстиян гаиләсендә дөньяга килә. 1955 елда Омск шәһәрендәге Казакъ педагогия училищесын, 1960 елда Омск дәүләт педагогия институтының киңәйтелгән тарих һәм филология факультетын тәмамлаганнан соң, туган төбәгендәге Сосновски авылы урта мәктәбендә ике елга якын тарих, рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта. 1962 елда махсус чакыру буенча Казанга килеп, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурага укырга керә. Аспирантураны тәмамлагач, 1965–1969 елларда шул ук институтның халык иҗаты һәм халык сәнгате тарихын өйрәнү секторында кече фәнни хезмәткәр булып эшли. 1968 елда «Татар совет халык авыз иҗатында төп жанрларның үсеш юллары» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. 1969–1971 елларда ул – Казан дәүләт педагогия институтының рус теле һәм чит илләр әдәбияты кафедрасында әүвәл – ассистент, соңыннан – укытучы-доцент хезмәтендә. 1971 елның апреленнән Ф.Урманче Алабуга педагогия институтында: дүрт ел институтның читтән торып уку бүлеге (ОЗО) проректоры, ә 1975 елның октябреннән уку-укыту эшләре буенча институт проректоры вазифаларын башкара. 1980–1984 елларда Венгриядә махсус командировкада булып, Эгер шәһәрендәге педагогия институтында венгр (мадьяр) студентларына рус әдәбияты тарихын укыта. 1984 елның җәендә яңадан Алабугага кайтып, институттагы педагоглык эшен дәвам иттерә; 1989 елда Ташкентта докторлык диссертациясе яклап, 1990 елда әдәбият кафедрасы профессоры дигән гыйльми исем ала.
1992 елның җәендә Фатих Урманчены Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына (1996 елдан – Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) Халык иҗаты бүлеге мөдире итеп эшкә чакыралар. Хәзерге көндә дә ул шул хезмәтендә.