Оман: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Sabircan (бәхәс | кертем)
"Аин" хәрфе татар телендә бар җирдә языла, шуңа күрә Гоман
к яңа бүлек исеме өстәү: Дин
Юл номеры - 50:
 
== Халык ==
[[Оман]] халкы соңгы елларда илгә иммигрантлар күп килү сәбәпле бик нык арта. Алар ил халкының яртысын диярлек тәшкил итә. Иммигрантларның иң күбесе [[Һиндстан]] һәм [[Бангладеш]]тан, Оманда мегаинфраструктура проектлары саны арту сәбәпле, монда күчкән <ref>[https://worldpopulationreview.com/countries/oman-population/ Oman Population Growth]{{ref-en}}</ref>. Халыкның 50 % ы диярлек ил башкаласы [[Маскат]]та һәм Маскаттан төньяк-көнбатышка таба [[Оман култыгы]] яр буе тигезлегендә яши, шул ук вакытта Көньяк төбәктә 200 000 генә кеше яши. [[2017 ел]]да халык саны 4,636 млн кеше тәшкил иткән.
 
Оман — этник яктан чуар ил, анда, ким дигәндә, 12 төрле телдә сөйләшәләр. Күп кенә оманлылар — [[Бәлүҗистан]] һәм [[Суахили]] буеннан чыккан кешеләр. Шулай ук илдә якынча 600 000 чит ил кешесе, нигездә, [[Мисыр]], [[Пакистан]], [[Һиндстан]], [[Бангладеш]] һәм [[Филипин]]нан килгән гастарбайтерлар бар.
 
Оманда [[гарәпләр]], этник [[бәлүҗләр]], лурлар, [[суахили]]лар, [[Һиндстан|һиндлеләр]] һәм мехриләр яши<ref>[https://worldpopulationreview.com/countries/oman-population/ Oman Demographics]{{ref-en}}</ref>.
 
== Дин ==
Оман халкының (5 млн 106 мең кеше) 85,90 % ы (4 млн 386 мең кеше) (бөтендөнья мөселманнарының 0,20 % ы) — Ислам дине тарафдары (''[[2020 ел|2020]]'')<ref>[http://worldpopulationreview.com/countries/muslim-population-by-country/ Muslim Population By Country 2020]{{ref-en}}</ref>. Илнең Төп кануны буенча, дәүләт дине — ислам, [[шәригать]] — законнарның төп чыганагы. Барлык конфессияләр өчен дин иреге тәэмин ителә. Дини билге буенча дискриминация тыела һәм, җәмәгать тәртибе бозылмаган очракта, дини йолаларны үтәү иреге күздә тотыла<ref>[https://2009-2017.state.gov/j/drl/rls/irf/2014/nea/238472.htm Oman: International Religious Freedom Report 2014]</ref>.
 
Оман халкы арасында [[дин]] киң таралган. [[2010 ел]]да [[мөселманнар]] — 85,9 %, [[христианнар]] — 6,5 %, [[һинд дине]] вәкилләре — 5,5 %, [[буддачылык]] тарафдарлары — 0,8 %, [[яһүд]]ләр 0,1 %, башка диндәгеләр — 1 % һәм динен күрсәтмәгән халык — 0,2 % булган. Мөселман халкының өчтән өч өлеше Ибәди ислам агымы тарафдары. Калганнары [[сөнни]]ләр һәм [[шигый]]лар. Шигыйлар Маскатта һәм аңа якын тирәдә яши. [[Шигый-уникечеләр]]нең җиде мәчетләре бар<ref>[http://www.muscatshia.com/mosques.htm Some Mosques / ImamBargahs in Muscat]{{ref-en}}</ref>.
* [[Оманда ислам]]
 
== Мәдәният ==