Хәлил Паша (рәссам): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Фәрһад (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Фәрһад (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 5:
 
== Тәрҗемәи хәле ==
1857 елда [[Истанбул|Истанбулның]] Бәйләрбәи вилаятендә дөньяга килә, гаиләсе чыгышы белән [[Родос]] җирләреннән була. Бабасы Сәлим Паша, таныклы гаскәри, [[Әнкара|Әнкарада]] МәктәпМәктәб-и Хәрби уку йортына нигез салучыларның берсе.
 
Мөхәндисханә-и Берри-и Хөмәен ({{Lang-tr|Mühendishane-i Berrî-i Hümâyûnu}}) уку йортын (бүгенге Истамбул техник университетын) тәмамлый һәм сарай тарафларына эшкә билгеләнә, хәрби уку йортларында рәсем дәресләрен бирә. Гозер-үтенечләре белән атасын аны [[Париж]] шәһәренә укырга җибәрергә күндерә. [[1889 ел|1889 елда]] бер сурәте өчен [[{{Тәрҗемә ителмәгән 3|Париж халыкара күргәзмәсе (1889)|Париж халыкара күргәзмәсендә]]|ru|Всемирная выставка (1889)}}медаль белән бүләкләнә.
 
Төркиягә кайту белән янәдән хәрби уку йортларында рәсем дәресләрен бирә башлый. [[1906 ел|1906 елда]] Мәктәб-и Хәрби сафларына укытырга чакырыла һәм "Паша" дәрәҗәсенә лаек була. Төркиядә икенче конституция дәвере башлану белән рәссамның дәрәҗәсе төшерелә, ул полковник буларак отставкага чыга һәм бар дәрте белән иҗатка бирелә.<ref name="boun">{{Web kaynağı|url=http://www.ata.boun.edu.tr/chronology/kim_kimdir/halil_pasa.htm|başlık=Halil Paşa, Boğaziçi Üniversitesi Atatürk Enstitüsü web sitesi Kim Kimdir|erişimtarihi=29 Mayıs 2010|arşivurl=https://web.archive.org/web/20131007073937/http://www.ata.boun.edu.tr/chronology/kim_kimdir/halil_pasa.htm|arşivtarihi=7 Ekim 2013|ölüurl=yes}}</ref> Рәссам шәкертләре арасында Мөфидә Кадри, тарихка беренче хатын-кыз рәссам буларак кергән шәхес.
 
Соңрак Сәнәгый-и Нәфисә Мәктәб-и Алиси ({{Lang-tr|Sanayi-i Nefise Mekteb-i Alisi}}) уку йортында (бүгенге Мимар Сисан гүзәл сәнгатьләр университетында) укыта, 1917-1918 елларда аның белән җитәкчелек итә. 1914 елда Төркиядә Бәйсезлек өчен сугыш башлануы белән [[Мисыр|Мисырга]] Габбас Хәлим Паша тарафыннан чакырыла. Хәлим Паша "Мисыр сарайларына сурәтләре белән ямь кертүче" буларак таныла.<ref name="antikalar">{{Web kaynağı|url=http://www.antikalar.com/v2/konuk/konuk0611.asp|başlık=Taha Toros, Halil Paşa, Antik Dekor Dergisi ,Sayı 45|erişimtarihi=29 Mayıs 2010|arşivurl=https://web.archive.org/web/20140214103958/http://www.antikalar.com/v2/konuk/konuk0611.asp|arşivtarihi=14 Şubat 2014|ölüurl=yes}}</ref>
 
[[1939 ел|1939 елда]] [[Истанбул|Истанбулның]] Бәйләрбәи вилаятендә дөнья куя.<ref name="lebriz">[http://lebriz.com/pages/lsd.aspx?lang=TR&sectionID=12&articleID=467&bhcp=1 Halil Paşa’nın En Pahalı 20 Resmi, Lebriz.com]</ref>
 
== Гаиләсе ==
Хәлил Пашаның өч улы булган. Өлкән улы Сәлим элекке Мисырның Шивекарь патшабикәсен хатынлыкка алган һәм Франциядә сәүдә белән шөгыльләнгән; уртанчы улы Хәлим Бәй яшьли вафат булган; кече улы Гали Хәлил Бәй, Парижда рәсем сәнгате буенча белем алган һәм укытучы буларак хезмәт иткән.<ref name="antikalar" />
 
== Иҗаты ==
Хәлил Паша иҗаты белгечләр тарафыннан ике дәвергә бүленә. Беренчесе реалистик һәм классик стиль юнәлештә иҗат ителгән хезмәтләрдән, икенчече [[İmpressionizm|импрессионистик]] юнәлештә башкарылган хезмәтләрдән гыйбарәт.<ref>[http://www.turkresmi.com/klasorler/denizressamlari/index.htm Deniz Ressamları, turkresmi.com]</ref> "Мадам Х" сурәте белән рәссам [[Париж]] күргәзмәләренең берсендә бакыр медаль яулый.
 
Төрки кыл каләм сәнгатендә беренче булып яктылык төшү кануннарын өйрәнә һәм үзенең даһи сурәтләрен иҗат итә.<ref name="boun" />
 
== Галерея ==
Хәлил Пашаның [[Истанбул|Истанбулда]] Сакып Сабанҗы музеенда сакланган кайбер әсәрләре түбәндә китерелә:<gallery mode="packed" heights="145">
Файл:Halil Paşa - Çengelköy Vapur İskelesi , Cengelköy Ferry Quay - Google Art Project.jpg|''Җәңгәлкөй порты'' (1890) ({{Lang-tr|Çengelköy Vapur İskelesi}})
Файл:Halil Paşa Woman with Peonies 1898.jpg|''Чалма чәчәкләр һәм хатын'' (1898) ({{Lang-tr|Sakayıklar ve Kadın}})
Файл:Halil Paşa Lady in Pink 1904.jpg|''Ал киемле хатын'' (1904) ({{Lang-tr|Pembeli Kadın Portresi}})
Файл:Halil Paşa - Ressam Kız ve Atölyesi , Girl Painter and Her Studio - Google Art Project.jpg|''Кыз-рәссам һәм аның остаханәсе'' (1939) ({{Lang-tr|Ressam Kız ve Atölyesi}})
Файл:Halil Pasha call of the muezzin.jpg|"Мөәззин әйтүе"
</gallery><br />
 
== Искәрмәләр ==
<references />
<references />
<br />
<references />