Барый Йосыпов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к Хабипов Искәндәр кулланучысының (бәхәс) 2361955 үзгәртүеннән баш тарту
Тамга: кире кайтару
Üzgäreş (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 7:
Бөек Ватан сугышы башланганда, 1941 нче елның 22 нче июнендә Барый Йосыпов Баш командованиеның гаубич артиллерия полкының командиры була. Сугыш башлангач Барый Йосыповка иң авыр участоклар йөкләнә, чөнки сугышка кадәр үк ул зур хәрби хезмәт юлын үткән була. Дәүләт Оборона комитеты приказы белән гвардия минамёт частьләре фронт штабына берләштерелә һәм шундый штабларның берсенә Йосыпов начальник булып куела . “Катюша” реактив снарядлар җибәрүче яңа төрдәге установкалар була. Барый Йосыпов шушы “Катюша”лар белән җитәкчелек итә. Бу Катюшалар залпыннан [[Гагарин (Смоленск өлкәсе)|Гжатск]] янында гитлерчылар күп югалтулар кичерә. Алар мондый яңа коралларны әле күргәннәре булмый һәм алга барудан туктап калалар. Фашистлар бу яңа установкаларны “ тәмуг иттарткычы” дип атаганнар.  Нарофоминск янында Йосыпов гаскәрләре яңа манёврлар кулланалар. [[Мәскәү өчен сугыш|Мәскәү өчен барган сугышларда]] Йосыпов гаскәрләре Рокоссовский җитәкләгән 16 армиягә ярдәмгә киләләр. “Катюша”лар Мәскәүне саклауда зур өлеш кертәләр. Полковникның хәрби көндәлегендә шундый юллар бар” 11 декабрьдән 13 декабрьне кертеп безнең группа 200ләп Мәскәү яны торак пунтктларын азат итте”.
 
1942 елның январь аенда Йосыпов гаскәрләре биш дивизиядән торган “Катюша”лар [[Иске Русса|Старая Русса]] янында сугыш алып баралар. Ләкин бөтен юллар кар белән тулган, буран, установкаларны алып барырга мөмкин түгел. Төнлә белән уйламаган җирдән немец танклары килеп чыга, сугыш башлана. Йосыповның гаскәрләренә каршы килеп чыккан танкларга  белән сугышырга туры килә. Барый Абдуллович үзенең янына килеп җитә язган танкка граната ыргыта, танк шартлый , ләкин Барый Йосыпов та бик каты яралана.  Ул бер күзсез кала, башы яралана. Барысы да Барый Йосыповны һәлак булган дип уйлыйлар, башка  һәлак булган сугышчылар белән бергә үзләренең командирларын күмәргә тиеш булалар. Ләкин аның Корчагин фамилияле шоферы полковникны күмдерми һәм аны бер өйгә кертеп кырыена сакчы куялар. Менә шунда инде полковникның исән икәнлеге ачыклана. Санитар самолёт белән Йосыповны Мәскәүгә үзәк госпитальгә озаталар. Анда аңарга  профессор Тихомиров күп авыр операцияләр ясый. Шунда ук Мәскәү өчен барган сугышлардагы батырлыклары өчен Ленин ордены белән бүләклиләр. Танылган скульптор [[Вера Мухина]],  госпитальгә килеп, Барый Йосыпов белән таныша,  геройның бронза сынын ясый. Ул бүгенге көндә Мәскәүдә Третьяков галлереясендә саклана. 1946 елда бу бронза сынны Әлмәткә Барый Йосыповка багышланган кичәгә китерәләр. Язучы К. Алтайский үзенең “ Подвиг” исемле китабында Барый Йосыпов белән очрашканнан соң алган тәэсирлэреннән чыгып, аның язмышы турында яза. Госпитальдән соң Йосыповны фронтка җибәрмиләр. Ул булачак артиллиристларны укыту училищесына җибәрелә. Фронтка командирлар әзерли .
 
== Сугыштан соңгы тормышы ==