Надежда Удальцова: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Üzgäreş (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Üzgäreş (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 29:
[[Орёл]] шәһәрендә туады. Атасы - Андрей Тимофеевич Прудковский. Әнисе - Вера Николаевна (тумыштан Чоглокова).
1892 елда гаиләсе [[Мәскәү]]гә күченә. 1905 елда ул Мәскәү хатын-кызлар гимназиясен тәмамлый һәм [[Константин Юон]]ның шәхси сәнгать мәктәбенә укырга керә. 1908 елда ул тарихчы Александр Удальцовка кияүгә чыга.<ref name="ReferenceA">Древина Е. А. Надежда Андреевна Удальцова (1886—1961) // Александр Древин. Надежда Удальцова. Каталог выставки. — Союз художников СССР. — М.: Советский художник, 1991. — 2000 экз. — ISBN 5-269-00772-X.</ref>
1911 елда Удальцова атаклы «Башня»да - Лубянская мәйданындагы коллектив ирекле остаханәдә була башлый, анда [[Михаил Ларионов]], [[Наталья Гончарова (рәссам)|Наталья Гончарова]], [[Владимир Татлин]], [[Любовь Попова]] тәшкил иткән рус авангарды рәссамнары даирәсенә керә.
1912 елда [[Париж]]га сәфәр кыла, ул аның иҗатына сизелерлек йогынты ясый. 1913 елда Удальцова Мәскәүгә кайта һәм Татлин остаханәсендә эшли. 1914 елда [[«Бубновый валет»]] җәмгыяте күргәзмәсендә үзенең кубистик композицияләренең берсен беренче тапкыр тәкъдим итә, ә 1915 елның язында Петроградта «Трамвай В» картиналарының 1 футуристик күргәзмәсендә катнаша: анда аның 8 картинасы күрсәтелгән.
1916 елда ул [[Казимир Малевич]]ның «[[Супремус]]» дәвамчылары төркеменә керә.