Әхмәт Исхак: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к яңа бүлек исеме өстәү: Гаиләсе
Айсар (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 30:
[[1925 ел]]да Исхак [[Мәскәү]] Дәүләт кино техникумына укырга җибәрелә. Соңрак ул [[Мәскәү]]дә чыга торган [[Эшче (гәҗит)|«Эшче» газетасы]] редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. Шушы чорда татар әдипләре, бигрәк тә [[Муса Җәлил]], белән якыннан аралаша, күп яза, көндәлек матбугатта еш басыла. [[1929 ел]]да Мәскәүдә Үзәк нәшриятта чыккан «Таш урамнар җыры» исемле китабы белән талантлы шагыйрь булып таныла.
 
[[1928 ел]]да Әхмәт Исхак [[Казан]]га кайта һәм [[1939 ел]]га кадәр «Кызыл Татарстан» (бүгенге «[[Ватаным Татарстан]]») газетасы һәм «[[Чаян]]» журналы редакцияләрендә эшли. 1939-1942 елларда ул СССР Әдәби фондының Татарстандагы вәкиле булып торабула.
 
[[1942 ел]]да армия сафларына алына, хәрби пехота училищесын тәмамлап, [[Ерак Көнчыгыш]]тагы һәм[[Украина]]дагы хәрби частьларда взвод командиры булып хезмәт итә, соңрак дивизия газетасы редакциясендә эшли.
 
Сугыштан соң Ә. Исхак тулаем иҗат эше белән шөгыльләнә. 1963-1967 елларда «Чаян» журналында баш редактор булып эшләгәннән соң, тагын язучылык хезмәте…хезмәте.
 
Ә. Исхак җитмеш елга якын актив иҗат гомерендә зур әдәби мирас калдырган каләм осталарының берсе. Үзе исән чагында аның кырыклап китабы дөнья күрә. Бу китапларда шагыйрьнең шигырьләре, поэмалары, сатирик һәм юмористик әсәрләре, мәсәлләре, балаларга атап язылган әкиятләре, опера либреттолары, [[Габдулла Тукай]] һәм [[Муса Җәлил]]нең поэтик осталыгын тикшерүгә багышланган әдәби-гыйльми хезмәтләре һәм башка төр әдәби язмалары тупланган. Әдипнең рус классик шагыйрьләреннән, Шәрекъ һәм төрки халыклар поэзиясеннән башкарган тәрҗемәләре генә дә, күләм ягыннан санаганда, йөз мең юлдан артып китә.