Һоң Коң: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
CommonsDelinker (бәхәс | кертем)
Replacing Hong_Kong_SAR_Regional_Emblem.svg with File:Regional_Emblem_of_Hong_Kong.svg (by CommonsDelinker because: File renamed: Criterion 4 (harmonizing names of file set)).
к яңа бүлек исеме өстәү: Дин
Юл номеры - 66:
Һоң Коң атамасы - хуш ис таратучы һаван дигән сүз.
 
== Тарих ==
[[1842 ел]]да Һоң Коң [[Бөекбритания]] тарафыннан яулап алына һәм аның җитәкчелегендә [[1997 ел]]га кадәр тора. Бу вакытта [[Кытай]] әлеге җирләр өстеннән суверенитет ала. Үзара төзелгән кытай-британ декларациясе һәм Һоң Коңның Төп кануны нигезендә, территориягә җәелгән [[автономия]] [[2047 ел]]га кадәр бирелә, бу суверенитет бирелгәннән соң 50 ел дигән сүз. Мондагы карар нигезендә КХРда «бер ил — ике система» яңа юнәлеш барлыкка килә. Һоң Коңка бирелгән автономия нигезендә ул хөкүмәтне, [[пүлисә]]не, [[акча системасы]]н, [[ясак]] түләү системасын һәм башка суверен илгә хас функцияләрне башкара. Ә [[Кытай]] бары тик бу территорияләрнең иминлеген генә саклый.
 
== Халкы ==
[[Британия]] гаскәрләре Гонконгны рәсми рәвештә яулап алганнан соң, аның халкы 7 541 кеше булган. [[1850 ел]]ларда Гонконгка Тайпин восстаниесе аркасында күп санлы кытайлар күчеп килә. [[Су басу]], тайфун һәм [[ачлык]] кебек табигый бәла-казалар күп кенә кешеләрнең Гонконгка күчүенә китергән. Халык саны [[1916 ел]]да 530 000 нән [[1925 ел]]да 725 000 гә кадәр һәм [[1941 ел]]да 1,6 миллионга кадәр үскән. [[1950 ел]]да Гонконг халкы 2,2 миллион кеше тәшкил итә. [[2001 ел]]да ул 6,7 миллион кешегә кадәр арткан. [[2020 ел]]да Гонконг халкы 7 млн 496 мең кеше.
 
Гонконгта кантон теле (рәсми тел), [[инглиз теле]] (рәсми тел), мандарин теле (рәсми тел), башка Кытай диалектлары кулланыла.
 
Гонконг халкының 93,6 % ы — этник [[кытай]]лар. Гонконгта [[Көньяк Азия]]дән чыккан, шул исәптән [[Һиндстан]], [[Непал]] һәм [[Пакистан]] ватандашлары, шулай ук [[Вьетнам]] качаклары яши. Шәһәрдә шулай күп кенә [[канада]]лылар, [[британия]]леләр, [[америка]]лылар, [[корея]]леләр һәм [[японнар]] эшли. [[Филипин]] һәм [[Индонезия]]дән килгән 250 мең хезмәткәр исәпләнә.
 
== Дин ==
Гонконгта төп [[дин]]нәргә [[буддизм]], даосизм һәм [[конфуцийчылык]] керә. [[Христианнар]] халыкның 11 % ын тәшкил итә, аларның күбесе протестантлар<ref>[https://worldpopulationreview.com/countries/hong-kong-population/ Hong Kong Religion, Economy and Politics]{{ref-en}}</ref>. Гонконг халкының 4,10 % ы (300 мең кеше ) — [[мөселман]]нар.
* [[Гонконгта ислам]]
 
== Искәртмәләр ==