Вилһелм Кинцл: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ajdar (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «{{Музыкант|Чын исеме=Wilhelm Kienzl|Фото=Wilhelm Kienzl.JPG|Тулы исеме=Вилһелм Кинцл|Фон=non_vocal_instrumentalist|Туу көне=1...»
(аермасы юк)

26 апр 2020, 09:54 юрамасы


Вилһелм Кинцл (1857 елның 17 гыйнвары1941 елның 3 октябре) – Австрия композиторы, дирижёр һәм музыка белгече. Австриянең беренче рәсми булмаган дәүләт гимнын иҗат итүче.

Вилһелм Кинцл
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Wilhelm Kienzl

Туу көне

17 гыйнвар 1857(1857-01-17)

Туу урыны

Вайценкирхен

Үлү көне

19 октябрь 1941(1941-10-19) (84 яшь)

Үлү урыны

Вена

Җирләнгән:

Венаның үзәк зираты[d]

Эшчәнлек еллары

1884-1936

Дәүләт

Австрия

Һөнәрләр

композитор, дирижёр, музыка белгече

Корал

фортепиано

Жанрлар

опера

Бүләкләр
IMDb

ID 1802645

Тормыш юлы

 
Вайценкирхенда Вилһелм туган йорт

Вилһелм Кинцл Югары Австриянең Вайценкирхен исемле кечкенә шәһәрендә дөньяга килә. Аңа өч яшь булганда гаиләсе Штирия җиренең башкаласы Грац шәһәренә күчеп урнаша. Вилһелм бу шәһәрдә үсә һәм белем ала, музыка белән таныша, скрипка (шәһәр оркестры концертмейстеры Игнац Уль җитәкчелегендә) һәм фортепианода (Иоһанн Бува мәктәбендә) уйнарга өйрәнә, 1872 елдан композиция нигезләрен башта Вилһелм Майерда, соңрак Анри Луи Станислас Мортье-де-Фонтенда өйрәнә, 1874 елдан музыка нәфасәтен (эстетикасын) һәм музыка тарихын үзләштерә. Шуннан соң Праһа университетындагы музыка консерваториясенә, консерватория директоры Йозеф Крейчи шәкерте булыр өчен җибәрелә. Аны тәмамлагач, 1877 елда Лейпциг консерваториясендә укый, соңрак Веймарда Лист иҗатын өйрәнә. Шушы юлны үткәч кенә Кинцл Вена университетында докторлык дәрәҗәсен ала.

Праһада укыганда укытучысы Крейчи Вилһелмны Байройт шәһәренә, Рихард Вагнер иҗат иткән "Нибелунг балдагы"ның премьерасына алып бара. Бу вакыйга Кинцлда искиткеч тәэсир калдыра, ахыр чиктә ул хәтта "Грацта Рихар Вагнер ассоциациясе" берләшмәсен оештыра. Соңрак Вагнерчылар хәрәкәтеннән төшеп калса да, композиторның иҗатына мәхәббәте беркайчан да сүрелми.

1879 елда Кинцл Аурупада пианист һәм дирижер буларак гастрольләргә чыга. 1883 елда Амстердамда Алман операсын җитәкли, әмма тиздән Грацка кайта һәм 1886 елда Консерватория каршындагы Штирия музыка җәмгыятен җитәкли башлый. 1890-1891 ел сезонында Һамбургның Шәһәр театрында капельмейстр итеп билгеләнә, әмма 1891 елның гыйнварында аны бу вазыйфадан азат итәләр (тәнкыйтьчеләрнең каршылыгы аркасында). Соңрак ул Мюнхенда дирижерлык итә.

 
Вена үзәк зиратында Вилһелм Кинцлның мактаулы кабер ташы

1894 елда "Инҗилче" (Der Evangelimann) исемле өченче һәм иң атаклы операсын иҗат итә. Әмма "Дон Кихот" операсы (1897) аның уңышын кабатлый алмый. Der Kuhreigen (1911) операсы гына "Инҗилче" сыман ук популяр булып ала, әмма бик кыска вакытка гына. 1917 елда Кинцл Венага күчә, ике елдан соң аның хатыны Лили Һук вафат була. 1921 елда Кинцл операларының либреттосын язган Һенни Бауэрга өйләнә.

 
Кинцлның Венадагы йортында истәлек тактасы

Беренче дөнья сугышы тәмамлангач, Вилһелм Кинцл сәясәтче Карл Реннер сүзләренә көй яза. Deutschösterreich, du herrliches Land (Алман Австриясе, син гүзәл ил) дип башлана торган җыр беренче Австрия Җөмһүриятенең рәсми булмаган дәүләт гимнына әверелә.

Кинцл ачыктан-ачык нацистларны хуплаган. 1938 елда Австрия аншлюсы алдыннан ул Һитлерны "дөнья халкын идарә итү өчен туган" "тәэсирле" шәхес дип тасвирлыйЧыганакка җибәрү хатасы: Отсутствует закрывающий тег </ref></ref>.

1926 елдан соң Кинцл зур әсәрләр иҗат итми, ә ун елдан соң, сәламәтлеге начар булу сәбәпле, композиция эшен бөтенләй туктата.

Вилһелм Кинцл Вена шәһәрендә 1941 елда вафат була һәм Вена үзәк зиратында җирләнә, каберенә мактаулы кабер ташы куела. Нацистлар чорында вафатыннан соң хөрмәткә лаек дип табылса да, демократик Австриядә 70 ел дәвамында аны сирәк искә алалар. 2007 елда гына Австрия Җөмһүрияте Кинцлның тууына 150 ел тууын искә алып истәлек маркасы чыгараЧыганакка җибәрү хатасы: Отсутствует закрывающий тег </ref></ref>.

Иҗат

Вилһелм Кинцл беренче чиратта опера юнәлешендә иҗат итә, шулай ук вокаль музыканы якын күрә. Шушы ике жанр аша ул танылу ала да инде. Аның иң данлыклы әсәре, "Инҗилче" операсы, Selig sind, die Verfolgung leiden (Газап чигүчеләр бәхетле) ариясе аша күпләргә билгеле. Романтик Вагнердан-соңгы дәвердә Кинцл, Энгельберт Һумпердинк һәм Зигфрид Вагнердан кала, иң әһәмиятле опера композиторы да булып тора.

Кинцл һәм Һуго Вольф Шуберт чорларыннан соң иң әһәмиятле җыр композиторлары дип саналалар. Ул "Малайның тылсымлы мөгезе" җыентыгына кергән җырларны да эшкәрткән.

Искәрмәләр

Сылтамалар