Габдрахман Гомәри: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Vergilie01 (бәхәс | кертем)
Кертелгән үзгәрешләрне тасвирлагыз
Тамга: күрсәтмәле төзәтмә Мобиль җиһаз ярдәмендә үзгәртү Сайтның мобиль юрамасы аша үзгәртү
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 31:
Габдрахман Гомәри [[1867 ел]]ның [[18 гыйнвар|6 (18) гыйнварында]] [[Әстерхан]] шәһәрендә крәстиән гаиләсендә туа. Аның әтисе яшелчәләр үстерә һәм аны базарда күмәртәләп сатучы була.
 
Әстерхан губернасының авыл мәктәпләрендә башлангыч белем алып, [[1881 ел]]да Габдрахман иптәше Хәбибулла Әхмәдов белән [[Казан]]га, [[Шиһабетдин Мәрҗани]] мәдрәсәсенә юл тота. 8 ел дәвамында ул Мәрҗани җитәкчелегендә гарәп теле һәм әдәбиятын, ислам фәлсәфәсен, мантыйк, математика һәм тарихны өйрәнә. Тырышлыгы, эш сөючәнлеге һәм сәләтле булуы белән, шәкерт Ш.Мәрҗанинең аеруча ышануын казана. Ике тапкыр, [[1887]] һәм [[1888]] елларда, мөгаллим башта аны [[Сембер]] шәһәренә, ә аннары [[Уфа]]га алып бара. Вафат булыр алдыннан, Мәрҗани Г.Гомәригә һәм башка ике шәкертенә «Хашиятел тәүзыйх» («Аңлатмаларны шәрехләү») дигән китабын тикшерергә, кирәк булганда төзәтергә, тәмамларга һәм бастырып чыгарырга васыять итә.
 
=== Мөгаллим эшчәнлеге ===
Юл номеры - 37:
Мөгаллименең вафатыннан соң, Гомәри өч ел буе аның мәдрәсәсендә гарәп теле укытучысы булып эшли.
 
[[1892 ел]]да 25 яшьлек укытучы Әстерханга кайта һәм икенче елны Тияк бистәсендә «[[Низамия]]» мәктәбен ача. Г.Гомәри монда [[1908]] елга кадәр [[гарәп теле]]н, әдәбиятын һәм [[Шәрекъ фәлсәфәсе]]н укыта, бу чорда мәктәп [[Түбән Идел]] буендагы педагогик уку-укыту үзәгенә әверелә. Мәдрәсә каршында башка авыллардан-шәһәрләрдән килгән шәкертләр өчен тулай торак та була. Анда укучы шәкертләр төрле милләтләрдән булалар, анда татарлардан кала [[нугайлар]], [[казакълар]], [[төрекмәннәр]], [[аварлар]], [[вайнахлар]] ([[чеченнәр]] һәм [[ингушлар]]), [[лезгинар]] һәм [[кумыклар]] да укый.
 
=== Фәнни эшчәнлек ===
Юл номеры - 51:
«Идел» газетасының җаваплы мөхәрире итеп башта З.Шәрифуллин билгеләнә. Әмма озакламый бу вазифа Габдрахман Гомәригә тапшырыла. Тиздән газета бар Русияда, кайбер елларда чит илләрдә дә тарала. Бер генә мисал: газетаның Төркиядәге хәбәрчесе сөргендә яшәүче Гаяз Исхакый була. [[1910]] елдан 1914 елгача «Идел»нең әдәби бүлеген Сәгыйть Рәмиев җитәкли.
 
1914 ел башында газетаны хөкүмәткә каршы эш алып баруда гаеплиләр. Моңа кадәр дә анда басылган тәнкыйди мәкаләләр өчен өч тапкыр зур күләмдә штраф салына. Хакимият органнары газетаны ябуга ирешәләр һәм нашир-мөхәрир Габдрахман Гомәрине өч елга [[полиция]] күзәтүе астына Казанга сөрәләр.
 
=== Иҗтимагый эшчәнлек ===
Юл номеры - 97:
== Искәрмәләр ==
<small>{{искәрмәләр}}</small>
 
 
{{DEFAULTSORT:Гомәри, Габдрахман }}
 
[[Төркем:Татар журналистлары]]
[[Төркем:Татар мәгърифәтчеләре]]