Әнгам Атнабаев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 20:
}}
{{Башка мәгънәләр/фамилия|Атнабаев}}
'''Әнгам Атнабаев''' — татар шагыйре, драматург, [[Башкортстан]]ның халык [[шагыйрь|шагыйре]] ([[1997]]). Әсәрләрен тик [[татар теле]]ндә язган. Шуңа да карамастан, үзе исән чагында китапларын башкортча гына чыгарта алган.
 
== Тәрҗемәи хәл ==
Әнгам Атнабаев [[1928 ел]]ның 23 февралендә хәзерге [[Тәтешле районы]]ның [[Күрдем]] авылында туган. Атасы — Касыйм Дәүләтхуҗа улы, авылда колхоз, артель оештыручы, анасы — Мәрзия Шәрифулла кызы, күрше авылы [[Боргынбаш]]тан.
 
Касыйм, 1941 елда үз теләге белән гаскәр хезмәтенә китә, сугыш яланында ятып кала. Мәрзия кулында җиде бала торып кала. Аларның иң зурысы Әнгам була.
 
Әнгам Күрдемдә 7 еллык мәктәпне тәмамлый. Мәктәп елларында әдәби түгәрәк оештыра, анда Күрдемнән генә түгел, күрше-тирә авыллардан да аз-маз шигырь яза белүче егетләр, шул исәптән, [[Яңавыл районы]]ның [[Ямады]] авылыннан бертуган [[Нил Юзиев|Нил]] һәм [[Илдар Юзеев|Илдар]] Юзеевлар да йөри. Түгәрәк әгъзалары хәтта “Яшь иҗатчы” дигән әдәби кулъязма журнал да чыгара.
 
Казанга барып, [[Казан педагогика институты]]на укырга керә. Бераз укыгач, туган ягына кайтып китә. Башта туган авылының 7-еллык мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Аннары РОНО бүлеге аны 10-еллык [[Аксәет]] авылы мәктәбенә татар телен укытырга җибәрә. Мәктәп аның җитәкчелегендә нинди генә кичәләр, ярышлар оештырмый. Кайда гына катнашса да, дипломнар, алдынгы урыннар яулый. Ул матур шигъри дәресләр үткәрә. Укучылар аны [[Һади Такташ]]ка охшата.
 
[[1951 ел]]да Ә.Атнабаев Уфага килеп, республика татар гәзите «[[Кызыл таң]]» редакциясенә эшкә урнаша. Тәрҗемәче, аннары корреспондент, аннары бүлек мөдире булып эшли. Гәзиттә эшләгәндә, аның шигъри сәләте киң даирәләрдә таныла. 1954 елда ул Язучылар берлегенә алына. “Кызыл таң” редакциясе каршында әдәби түгәрәк алып бара. Түгәрәктә «Кызыл таңчылар да, институтлар студентлары да, яшь шагыйрьләр дә катнашалар.
Иҗади эшкә, драматургия белән шигърияткә бүленә-бүленә, Ә.Атнабаев гәзиттә 1968 елга кадәр эшли.
 
1977-89 елларда республиканың [[Һәнәк журналы|«Һәнәк»]] сатира журналында мөхәрир урынбасары була.
 
1995 елда «Кызыл таң»чылар башлаган инициатива белән 1997 елның 26 июнендә Әнгам Касыйм улы Атнабаевка “Башкортстанның халык шагыйре” исеме бирелә.
Юл номеры - 41:
 
== Иҗат ==
Әнгам Атнабаевның беренче шигыре 1943 елның августында район гәзите “Җитәкче”дә (хәзерге [[Тәтешле хәбәрләре]]) басыла.<ref>[http://ktrb.ru/tat/news/pressa/26603.html Әнгам Атнабаев - журналист]</ref> Аңа бу вакытта унбиш яшь була.
 
[[1958 ел]]да Әнгам Атнабаевның «Йөрәк белән сөйләшү» дигән беренче шигырь җыентыгы дөнья күрә. Алга таба язучының дистәләгән китаплары бер-бер артлы чыгып кына тора.