Галиулла Касыймов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к redact, replaced: Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге → ССРБ, Пирем → Пермь (3) using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
Тамга: кире кагылган
Юл номеры - 28:
[[Файл:Касыймовлар.jpg|250px|thumb|right|Бертуган Касыймовлар: Галиулла (''с''), Сәмигулла]]
[[Файл:Касыймовлар 1.jpg|300px|thumb|right|Галиулла, Сәмигулла, ''сеңелләре'' Хәмидә,<br/> ''әниләре'' Бибикамал, Марат, Мәрзия (''Галиулланың улы, хатыны'')]]
[[1897 ел]]да [[Вятка губернасы]] [[Глазов өязе]] (''хәзерге'' [[Удмуртия Республикасы]] [[Балезино районы]]) [[Кистем]] [[авыл]]ында туган. Башлангыч белемне авыл мәктәбендә (''мәдрәсә'') ала. [[1901]]-[[1911 ел]]ларда сал агызуда, [[ПермьПирем]]-[[Вятка]] [[тимер юл]]ында эшли. [[1912]]-[[1913 ел]]ларда [[Глазов өязе]] Тат. Парзи [[авыл]]ында мәдрсәдә укыта. [[1914 ел]]да [[әрме|патша армиясенә]] хәрби хезмәткә чакырыла, ләкин аннан кача. [[ПермьПирем губернасы]]нда яшеренеп яши. Демидовның Учва күмер яндыру заводында, Александровка бистәсендә эшчеләр мәктәбендә укыта. Кулга алынып, [[1915 ел]]ның [[май|маенда]] [[әрме|хәрби хезмәткә]] җибәрелә. [[ПермьПирем губернасы]] [[Шадринск]] [[шәһәр]]ендә 193 нче пехота полкында хезмәт итә. [[Шадринск]] гарнизоны гаскәриләре делегаты буларак, [[Екатиринбур]] [[шәһәр]]ендә [[1917 ел]]ның [[август]]ында узган I һәм II [[Урал]] [[ислам|мөселман]] хәрбиләре корылтаенда катнаша. Биредә күптән күрешмәгән бертуган энесе [[Сәмигулла Касыймов]]ны очрата, [[Сәхибгәрәй Сәетгалиев]] белән танышып, гомерлеккә дуслаша. 1 нче [[Урал]] инкыйлаби мөселман батальонын оештыруда катнаша, атаман Дутовның ак [[казаклар]]ына каршы көрәшә. [[1918 ел]]да [[Казан]]да узган II [[Хәрби Шура]] корылтаенда катнаша. Әлеге корылтайны һәм Кабан арты җөмһүриятен корал кулланып таратуда катнаша. [[Август]]та [[Казан]]ны [[ак чехлар]]дан саклаганда эшче отряды белән җитәкчелек итә. [[1918]]-[[1919 ел]]ларда [[ислам|мөселман]] коммунистларның [[Мәскәү]] комитеты җитәкчесе.
 
I татар укчы бригадасы 3 нче полкы комиссары сыйфатында [[1919 ел]]ның [[апрель|апреленнән]] [[1920 ел]]ның [[ноябрь|ноябренәчә]] адмирал [[Александр Колчак|Колчак]]ның [[Себер]] [[әрме|армия]]сен һәм [[Урта Азия]]дә Фирганә үзәненә кадәр барып җитеп, генерал Апутинның корпусын тар-мар итүдә катнаша. Полк командиры [[Хөсәен Мәүлетов|Мәүлетов]] белән бергә сугышчан [[Кызыл Йолдыз ордены]] белән бүләкләнә (''[[1919]]'').