Үзбәк теле: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к Umar O'zbek үзгәртүләре (бәхәс) Әмир юрамасына кадәр кире кайтарылды Тамга: кире кайтару |
к clean up |
||
Юл номеры - 25:
== Үзбәк әлифбасы ==
'''Үзбәк әлифбасы'''—
=== Латин әлифбасы ===
[[Файл:Jəꞑi өzʙek əilfʙasь.png|left|thumb|248x248px|Яңа үзбәк әлифбасы, 1930.]]
Үзбәк язуын гарәп графикасыннан латин графикасына күчерү хакындагы беренче карар [[1929 ел]]ның 15—23 май көннәрендә [[Сәмәрканд]] шәһәрендә булып үткән республика конференциясендә кабул ителгн һәм бу карар [[1929 ел]]ның [[10 август]]ында [[Үзбәкстан Совет Социалистик Республикасы|ҮзССР]] Халык мәгариф комиссарлыгы һәйъәте (комиссиясе) тарафыннан тәсдыйк ителгән.
Күбрәк мәҗбүрилеккә нигезләнгән бу процесс [[Мәскәү]]дә эшләнгән план нигезендә Мәскәү вәкилләре күзәтүендә гамәлгә ашырылган. [[Сәмәрканд]] конференциясендә кабул ителгән «[[Яңалиф|латинлаштырылган]] үзбәк әлифбасы» 33 хәреф һәм бер билгедән ([[апостроф]]тан) гыйбарәт булган. Конференциядә [[сингармонизм]] үзбәк әдәби теле өчен хас күренеш дип табылуы вә әлифбага 9 [[сузык]] өчен аерым хәрефләр кертелүе, шул нигездә эшкәртелгән дөрес язу кагыйдәләре соңрак үзен акламаган, гамәлдә имләдә башбаштаклык барлыкка килгән, бер үк сүз берничә төрле языла торган булган. Нәтиҗәдә бу мәсьәлә [[1934 ел]]ның гыйнварында булып үткән Тел һәм имлә мәсьәләләренә багышланган республика корылтаенда яңадан карап тикшерелгән һәм әлифбага тиешле үзгәрешләр кертелгән.
Үзбәкстан мөстәкыйльлеккә ирешкәннән соң республикада үзбәк язуын кирилл графикасиыннан латин графикасына [[1993 ел]]ның 2 сентябрендә [[Үзбәкстан Республикасы]]ның «Латин язуына нигезләнгән үзбәк әлифбасын куллану турында»гы кануны игълан ителде. Яңадан кабул ителгән үзбәк әлифбасы 31 [[хәреф]] һәм апострофтан гыйбарәт дип билгеләнгән.<ref>[http://n.ziyouz.com/kutubxona/category/11-o-zbekiston-milliy-ensiklopediyasi?download=2370:o-zbekiston-milliy-ensiklopediyasi-o-harfi O'zbekiston Milliy Ensiklopediyasi - O' harfi]</ref>
|