Тепекәй сөйләше: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Сыйфатлама: clean up, replaced: чуваш → чуаш using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 6:
Әдәби телдәге өрелмәле '''з''' авазына даими рәвештә тел-теш '''d''' авазы туры килә: ''ҡыd'' — кыз, ''нигеd'' — нигез, ''dаман'' — заман, ''пеdнен'' — безнең, ''ѳрѳҡсәтсеd'' — рөхсәтсез, ''артыбыdдан'' — артыбыздан, ''куdгә kyd'' — күзгә күз һ. б.
 
Өрелмәле җ авазына сүз башында даими рәвештә й сонанты тәңгәл килә: ''йийа'' — җыша (җыя), ''йома'' — җомга, ''йәй'' — җәй, ''алйаган'' — алҗыган, ''йәйәу'' — җәйәү (җәяү). й-ләштерү татар теленең мишәр, көнчыгыш диалектлары, урта диалектның нократ, зылатаус сөйләшләре өчен хас, ә башкорт телендә әдәби норма буларак кабул ителгән. Рус алынмаларында сүз башында й < ж: ''йарит'' — жарить, ''йурнал'' — журнал, ''йәлләй'' — жәлли, ''йилиткә'' — жилетка һ. б. Ике [[сузык]] арасында, дөбъяз, зылатаус, красноуфим сөйләшләрендәгечә һәм башкорт телендәге кебек, '''җ''' авазына даими рәвештә '''ж''' тәңгәл килә: ''кәжә'' — кәҗә, ''хужа'' — хуҗа, ''бажа'' — баҗа, ''гажап'' — гаҗәп, ''ижат'' — иҗат, ''Хажи'' — Хаҗи һ. б. ш. Шундый ук күренеш нугай, казакъ, каракалпак телләренә дә хас. Сүз башында '''ж'''~'''җ''' күренеше күзәтелә: ''жайлы//йайлы'' — җайлы, ''жиде//йиде'' — җиде, ''жай — җай'' — әкренләп, ипләп, ''жома'' — җомга һ. б.
==Теркәгечләр==
Сөйләштә аларның составы һәм кулланышы әдәби телдәгечә. Бары тик ''исә'' теркәгечнең генә кулланышы активрак булуын күрсәтеп үтәргә кирәк.