Бхактивинода Тхакур: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up using AWB
Юл номеры - 17:
'''Бхактивино́да Тхаку́р''' (Bhaktivinoda Ṭhākura, Бенгаль телендә:ভক্তিৱিনোদ ঠাকুর; туганда исеме — '''Кедарна́тх Да́тта''', Kedarnath Datta; [[1838]] елның [[2 сентябре]] — [[1914]] елның [[23 июне]]) — [[Бенгалия Яңарышы]]ның мәшһүр фәлсәфәчесе һәм олы фикер иясе, [[Гаудия-вайшнавизм]]ның реформаторы, XIX гасыр башында — XX гасыр башында бу традициянең яңарыш чыганаклары башында торган. Үз вакытының иң тәэсирле Гаудия-вайшнав рухи җитәкчесе. Улы [[Бхактисиддханта Сарасвати]] (1874—1937) белән [[Көнбатышта Гаудия-вайшнавизм]]ның илһамландыручысы һәм нигезләүчесе дип санала.
(Бхактисиддханта Сарасвати) — соңыннан мәшһүр Гаудия-вайшнав дәгъвачысы һәм рухи җитәкче булып киткән.
Кедарнатх ''[[бхадралок]]'' санына кергән — Бенгаль Яңарыш чорының Бенгаль интеллектуаль элитасы, ул традицион Һинд дине ышануларын һәм йолаларын рациональләштерергә тырышкан. Яшь вакытында Кедарнатх күп вакытын төрле Һинд дине һәм Көнбатыш дини һәм фәлсәфи системаларның чагыштырмача өйрәнүенә һәм анализына багышлаган, һәм алар арасында гади, әмма шул ук вакытта интеллектуаль канәгатьләндерә торган юл эзләгән. Ул Көнбатыш фикерен һәм традицион фикерләрне диннән феноменаль һәм трансцендент аспектны чыгарып чагыштырып караган. Хезмәтләрендә ул хәзерге тәнкыйть анализын Һинд дине мистицизмы белән уңышлы тәңгәл китергән. 29 яшендә Кедарнатх рухи сайлавын эшләп урта гасыр Вайшнавского мистикы [[Чайтанья Махапрабху|Чайтанья]]ның (1486—1534) тарафдары булган. Шул вакытыннан бирле ул үзен Гаудия-вайшнав дини-фәлсәфи традициясен тирәнтен өйрәнүгә багышлаган һәм вакыт узу белән Бенгалия вайшнавларының ихтирам ителгән рухи җитәкчесенә әйләнгән. Кедарнатх Гаудия-вайшнавизм буенча йөзләрчә китапларның авторы булган, шулар арасында «Кришна-самхита» (1880), «Чайтанья-шикшамрита» (1886), «Джайва-дхарма» (1893), «Таттва-сутра» (1893), «Таттва-вивека» (1893) һәм «Харинама-чинтамани» (1900) кебек дини трактатлар. 1886 елдан 1910 елга кадәр ул шулай ук [[Бенгаль теле|Бенгаль телендә]]ндә «Садджана-тошани» ай саен журналын нәшер иткән, ул аны ''бхадралок''лар арасында Гаудия-вайшнавизмның дәгъвасының төп коралы дип кулланган. 1886 елда Кедарнатхныд әдәби һәм рухи-фәлсәфи танылу билгесе итеп ул ат казанган «Бхактивинода» титулын алган — шул исем белән ул тарихка кереп калган.
Бхактивинода актив рәвештә кайбер Гаудия-Вайшнавизм агымнарының тәнкыйтьләп чыккан, аларны ул ''апасампрадайя''лар дип санаган — Чайтаньяның тәгълиматын бозган еретик секталар. Ул шулай ук [[Маяпур]]да Чайтаньяның туу урынын ачу бәхетенә ия булган, аның инициативасы буенча анда гыйбадәтханә корылган булган. Бхактивинода ''нама-хатта'' дәгъвачылык программасын нигезләгән һәм аның белән җитәкчелек иткән, ул Бенгалиянең авыл һәм шәһәр районнарында Гаудия-вайшнавизм фәлсәфәсен һәм практикасын популяштырган. Нәкъ менә Бхактивинода Көнбатышта Чайтаньяның тәгълиматының беренче башлаучысы булган:{{sfn|Hopkins|1984|p=176}} в 1880 году елда ул рухи хезмәтләренең күчермәләрен Америка Кушма Штатларында [[Ральф Эмерсон]]га һәм Европага шәркыять белегече Райнхольд Ростка җибәргән, ә 1896 елда — рәт Америка, Канада һәм Австралия университет китапханәләренә «Чайтанья Махапрабху:Аның тормышы һәм тәгълиматы» китабын бүләк иткән.
Башында Бхактивинода торган Гаудия-вайшнавизмның яңарышы [[Гаудия-матх]]ка башлангыч биргән — бу Һиндстанда XX гасыр башының иң динамик миссионер хәрәкәтләренең берсе, аны Бхактивноданың улы һәм рухи җитәкчесе — Бхактисиддханта Сарасватинигезләгән {{sfn|Hopkins|1984|pp=176, 182}}. 1966 елда Бхактисиддхантаның өйрәнчеге — [[Бхактиведанта Свами Прабхупада]] (1896—1977) — Америка Кушма Штатларында Гаудия-матхның тармагын нигезләгән — [[Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте]] (ИСККОН), ул Гаудия-вайшнавизмны бөтен дөнья буенча дәгъва иткән.