Тайваньда ислам: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
 
Юл номеры - 1:
[[Файл:Taipei Grand Mosque 20060112.jpg|250px|thumb|right|[[Тайбэй җәмигъ мәчете]]]]
'''Тайваньда ислам''' ({{lang-zh|伊斯兰教在台湾}}) — [[Тайвань]] территориясендә [[ислам]] дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Тайвань халкының (23 млн 860 мең кеше) 0,30 % ы (60 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (''[[2020 ел|2020]]'')<ref>[http://worldpopulationreview.com/countries/muslim-population-by-country/ Muslim Population By Country 2020]{{ref-en}}</ref>. Тайваньда ислам тарафдарлары дини азчылыкны тәшкил итә.
 
Тайвань ватандашлары булган мөселманнардан тыш, илдә [[Индонезия]]дән (2000 елның июненә 52 000 кеше), [[Мьянма]] һәм [[Таиланд]]тан утрауга эшкә килгән мөселманнар да бар.
 
== Тарих ==
Юл номеры - 17:
Утрау мөселманнары Кытай мөселман ассоциациясенә (КМА) һәм Кытай мөселман яшьләр лигасына берләшкән. Кытай мөселман ассоциациясе [[1938 ел]]да материк Кытайның [[Ухань]] шәһәрендә оешкан, Кытай Ватандашлар сугышыннан соң, [[1951 ел]]да Тайвань утравына күчеп килгән. Рәсми рәвештә [[1958 ел]]да торгызылган. Кытай мөселман ассоциациясе бөтен Тайвань буенча төрле дини чаралар уздыра һәм волонтерлар эшчәнлеген оештыра. КMA материк Кытайга трансляцияләнә торган атналык радиопрограммага иганәчелек итә. Тайвань Кораллы көчләрендә хезмәт итүче мөселманнар белән даими бәйләнештә тора. Тайваньның рәсми дипломатик мөнәсәбәтләре булмаган 46 илнең мөселманнары белән мәдәни бәйләнешләр булдырган. Тайвань мөселман яшьләренә чит илдә башлангыч дини белем алу өчен стипедияләр билгели<ref>[https://worldmoslem.wordpress.com/2008/10/11/islam-in-taiwan/ Islam in Taiwan]{{ref-en}}</ref>.
 
Кытай мөселман яшьләр лигасы «Кытай мөселман яшьләр мәдәни камилләшү ассоциациясе» ({{lang-en|Chinese Muslim Youth Cultural Improvement Association}}) исеме астында [[1930-еллар]] башында [[Мукден]]да оештырылган. [[1940-еллар]] ахырында, Кытайда Ватандашлар сугышы башланганда, Кытай мөселман яшьләр мәдәни камилләшү ассоциациясенең күп кенә әгъзалары Квантун провинциясенә күчеп килә. [[1949 ел]]ның июлендә Кытай яшьләр антикоммунистик лигасы булып оеша. Шул ук елны лига Квантуннан Тайваньга күчеп килә. [[1957 ел]]дан — Кытай мөселман яшьләр лигасы. Кытай мөселман ассоциациясе белән күп кенә дини мәсьәләләрдә (''мәчеттә [[гарәп теле]]н куллану һ. б.'') каршылыкка керә.
 
Халык саны һәм финанс чараларының чикләнгән булуы Тайвань мөселманнарына [[мәдрәсә]] булдырырга мөмкинлек бирмәгән. [[2000 ел]]ның 30 маеннан 3 июненә кадәр Тайваньда булган {{Тәрҗемә ителмәгән 3|Бөтендөнья мөселман лигасы|Бөтендөнья мөселман лигасы|en|Muslim World League}} генераль сәркатибе Абдулла ибн Салех Әл-Обайд утрауда мәдрәсә оештыру идеясен хуплаган.
 
[[2000 ел]]ның 21 февралендә Тайваньнан 32 кеше [[Согуд Гарәбстаны]] короле чакыруы буенча [[хаҗ]] кылган.
 
[[2018 ел]]да Тайваньда унбер мәчет исәпләнә, аларның иң зурысы, борынгысы — [[Тайбэй җәмигъ мәчете|Тайбэй үзәк мәчете]]. Һәр мәчет һәм аның эшчәнлеге үзенең директорлар шурасы тарафыннан идарә ителә.
 
== Мәчет ==
Юл номеры - 37:
 
{{Азиядә ислам}}
 
[[Төркем:Илләр буенча ислам]]
[[Төркем:Тайваньда ислам]]