«Кыргызстанда ислам» битенең юрамалары арасында аерма

2 байта убрано ,  3 месяца назад
к
clean up using AWB
к (→‎Совет чоры: дефис куйдым)
к (clean up using AWB)
 
[[Файл:Mosque under construction in Kyrgyzstan.jpg|250px|thumb|right|[[Кыргызстан]]дагы мәчет]]
'''Кыргызстанда ислам''' ({{lang-kg| Кыргыз Республикасында ислам }}) — [[Кыргызстан]] территориясендә [[ислам]] дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Кыргызстан халкының (6 млн 524 мең кеше) 80,00 % ы (4 млн 679 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (бөтен дөнья мөселманнарының 0,30 % ы) (''[[2020 ел|2020]]'')<ref>[http://worldpopulationreview.com/countries/muslim-population-by-country/ Muslim Population By Country 2020]{{ref-en}}</ref>.
 
Кыргызстанда мөселманнарның күбесе [[хәнәфи мәзһәбе]]ндәге [[сөнни]]ләр. [[Әхмәдия]] азчылыгы бар. Кыргызстанның көньяк төбәкләрендәге халык дингә ныграк тартылган. Ислам динен [[кыргызлар]]дан башка, җирле [[үзбәкләр]] (ил халкының 13,9 % ы), [[дунганнар]] (1,1 %), [[уйгырлар]] (0,8 %), [[таҗиклар]] (1 %), [[казакълар]] (0,9 %), [[татарлар]] тота. Кыргызстан бәйсезлек алгач, диннең йогынтысы көчәя төшкән. Ил халкының гомуми санында мөселманнарның өлеше илдән мөселман булмаганнарның (''[[руслар]], [[украиннар]], [[алманнар]]'') китүе сәбәпле дә үсә.
== Тарих ==
[[Файл:2015-09-07-165935 - Karakol - Dunganen-Moschee.jpg|200px|thumb|right|[[Каракул]]да дунган мәчете]]
Хәзерге Кыргызстан территориясендә Ислам [[X гасыр]] ахырында ныклап урнашкан. Башта дингә халыкның идарәче өске катлавы һәм аристократия вәкилләре килгән. Ислам дине [[төрки халыклар]] арасында таралыш алган [[шаман]]лык, [[тотемизм]] күренешләрен акрынлап кысрыклап чыгара башлый.
 
[[1219 ел|1219]]—[[1224 ел]]ларда [[Мавараэннәһер]] [[Монгол империясе|монголлар]] тарафыннан яулап алынган чорда, исламның йогынтысы кими.
[[Ураза гаете]] белән [[Корбан гаете]] Кыргызстанда (''[[Раштуа]], [[Нәүрүз]] белән берлектә'') бәйрәм көннәре итеп кабул ителгән.
 
[[Әхмәдия]] җәмгыяте [[1990-еллар]] башында [[Пакистан]] миссионерлары тарафыннан төзелгән. Әхмәдия вәкилләре [[2009 ел]]да [[Коръән]]не [[кыргыз теле]]нә күчерә, ул 3 мең данә тираж белән нәшер ителгән. Кыргызстанның рәсми дини руханилары, анда бозылмалар бар дип, әлеге тәрҗемәне танымаган. [[2002 ел]]да Әхмәдия җәмгыяте беренче тапкыр рәсми теркәлү үткән, [[2011 ел]]да яңадан теркәлергә рөхсәт бирелмәгән. Әхмәдиячеләрнең саны 1 меңнән артык<ref>[https://rus.azattyk.org/a/kyrgyzstan_religion_ahmadiya/24436665.html «Ахмадийцы» проявляют недовольство.] [[Азатлык радиосы |Радио Азаттык]], 29.12.2011{{ref-ru}}</ref><ref>[https://www.rferl.org/a/kyrgyz_officials_reject_muslim_sect/24438562.html Kyrgyz Officials Reject Muslim Sect.] Radio Free Europe/Radio Liberty, 30.12.2011{{ref-en}}</ref>.
 
Закон нигезендә, Кыргызстанда эшчәнлек алып барырга теләгән теләсә кайсы (''{{comment|ш. и.|шул исәптән}} дини'') оешма Кыргызстан хөкүмәте каршындагы Дин эшләре буенча дәүләт комиссиясендә теркәлү узарга тиеш.
 
{{Азиядә ислам}}
 
[[Төркем:Илләр буенча ислам]]
[[Төркем:Кыргызстанда ислам]]
1 215 225

правок