Авангардчылык: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Üzgäreş (бәхәс | кертем)
 
Юл номеры - 54:
== Казан сәнгатендә авангардчылык ==
 
[[Казан]] сәнгатендә авангардлык юнәлешләре үсеше фәкать [[1910]] еллар ахырыннан гына башланып, [[1930]]-елларга кадәр дәвам итә. Казан авангардын, кыска гына вакыт эчендә һәм авыр шартлар- да, рус һәм Европа авангарды формаларының үзара йогынтысы белән һәм шуларның синтезын татар милли традицияләре белән баетып үстерелгән, үзенә генә хас төсмерләргә ия тулы бер күренеш дип бәяләргә мөмкин. «Көнбагыш» («Подсолнечник»), «Җайдак» («Всадник»), «[[ТатЛЕФ]]», «[[СулФ]]» иҗади берләшмәләре рәссамнарының сакланып кал- ган әсәрләре аларның Европа сәнгате авангарды яулаган иң яңа казанышларны үзләштерүен күрсәтә. Казан «Сул фронт»та - рафдарлары рәсем сәнгатендә, станок һәм китап графикасында, плакат һәм театраль декорация сәнгатендә югары нәтиҗәләр яулыйлар, монда аларның эксперименталь театрлар, шагыйрьләр һәм язучылар, әдәби һәм сәнгать әсәрләре тәнкыйтьчеләре белән якыннан хезмәттәшлеге дә зур роль уйный, чөнки алар иҗади хезмәтләрне тикшереп бәялиләр, җитешсезлекләрне ачыктан-ачык күрсәтәләр, кыскасы, яңа теле табарга ярдәм итәләр. Танылган вәкилләре К.К. [[Чеботарев]], В.Э. Вильковиская, Г. [[Кутуй]], И.А. Никитин, Ф.Ш. [[Таһиров]], Б.И. [[Урманче]] һ.б.<ref>Улемнова О.Л. Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее тупланмасында илебезнең 1910–1920 еллар авангард сәнгате // Фәнни Татарстан. 2017. № 1. б.150-157. ISSN 2499-9741</ref>
 
== Шулай ук карагыз ==