ТАССРның төзелүе: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Юл номеры - 88:
Патша хакимияте сәясәте белән ризасызлык яңа фетнәләр чыгуының сәбәбе була. Фетнәләрне басу максаты белән җибәрелгән гаскәрләрнең күп өлеше үз халкына теләктәшлек күрсәтә. Нәтиҗәдә патша тәхетеннән ваз кичә һәм вазифасын Вакытлы хөкүмәткә тапшыра.
 
1917-1918 елларда [[Татарлар|татар халкы]]<nowiki/>ның күәте һәм сәяси инициативасы [[Бөтенрусия мөселманнарының беренче корылтае|Бөтенроссия мөселманнары съездлары]] һәм автономияле [[İdel-Ural Ştatı|Идел-Урал штаты]]<nowiki/>н төзергә өндәүче [[Милли Шура]] эшчәнлегендә чагылыш таба. 1917 елда [[Төркистан Автономияле Социалистик Совет Республикасы|Төркистан]], [[Казакъстан]], [[Азәрбайҗан]], [[İdel-Ural Ştatı|Идел-Урал]], [[Кырым Җөмһүрияте|Кырым]] төрки штатларының берлеген булдыру көн кадагына куела. Болар бергәләп сәяси мәсьәләне хәл итә торган орган – [[Милләт МәҗлесМәҗлесе|Бөтенрусия Милләт Мәҗлесе]] булып оешырга тиеш. 1917нче елның июлендә Бөтенроссия мөселманнар съездында [[Милләт Мәҗлесе]]нә сайлаулар үткәрү турында карар кабул ителде. 1917 елның 22 нояберендә аның беренче сессиясе урын ала. 1917 елда төрки халыкларның башлыклары бер-берсе алдында уртак автономия булдыру турында вәгъдә бирә. [[İdel-Ural Ştatı|Идел-Урал штаты]] суверен дәүләт буларак [[Төрки телләр|төрки тел]]<nowiki/>дә сөйләшүче халыклар җирендә оешырга тиеш була. Аның җитәкчесе буларак [[Садри Максуди]] сайлана. Ләкин хөкүмәтнең [[Советлар Берлеге коммунистик фиркасе|большевиклар]] кулына эләгү бу процессларны туктата.<blockquote>"Башкортның бәхете – туфракта дигәндәй, аларның автономия дип йөрүләре беренче чиратта җир биләмәләре өчен көрәшү. Ә татарларга автономия – ул хокукый тигезлек, Европа кеше хокуклары стандартларын гамәлгә ашыру", — Айдар Хәбетдинов, тарих фәннәре докторы, 30 август 2009<ref name=":0">[https://matbugat.ru/news/?id=1693 ТАССР ничек төзелгән?] ''matbugat.ru''</ref>.</blockquote>Шул ук вакытта [[Казан|Казанда]] Советлар тибындагы вәкиллекле институтлар формалаштыру эше алып барыла.
 
* 1917 елның 2 мартында эшче һәм солдат депутатлары советларының берләштерелгән җыелышы була.