Бөтенрусия мөcелман гаскәриләренең икенче корылтае: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
 
Юл номеры - 1:
'''Бөтенрусия мөcелман гаскәриләренең икенче корылтае''' — 1918 елның 8(21) гыйнвар — 20 февраль (3 март) көннәрендә, атналарга сузылган тоткарлыклар белән [[Казан]]да уздырыла. 200 дән артыграк делегат катнаша.
Көн тәртибендә: [[Идел-Урал ШтатынШтаты]]н төзү карарын гамәлгә ашыру, [[Хәрби Шура]] эшчәнлеге, мөселман гаскәриләренең милли хәрәкәттә катнашуы, Урта Идел һәм Көньяк Урал хәрби штабларын оештыру һәм мөселман гаскәри берәмлекләрен төзү мәсьәләләре тикшерелә. Идел-Урал Штаты мәсьәләсен тикшергәндә корылтай делегатлары бер фикергә килә алмыйча 2 төркемгә: милли мәнфәгатьләрне һәм демократик карашларны яклаучы социалист-федералистларга һәм сул карашта торучы социалистларга — Совет хакимияте белән хезмәттәшлек тарафдарларына бүленәләр.
 
Идел-Урал Штаты оештырылуны игълан итәсе көн дип 1918 елның 1 марты билгеләнгәч, 28 февраль төнендә корылтай җитәкчеләреннән Ильяс һәм Җангир Алкиннар, [[Йосыф Мозаффаров]], [[Госман Токымбәтев]] кулга алына. Идел-Урал Штатын төзү карары хәл ителмичә кала. Корылтай утырышлары 2 көннән соң шәһәрнең [[Болак арты республикасы|Болак арты өлешендә]] дәвам иттерелә. Корылтайда [[Мөселман халык комиссариаты]]н һәм Мөселман инкыйлаби штабын оештыру карары кабул ителә.