«Казан (Идел буе) федераль университеты» битенең юрамалары арасында аерма

к (→‎Кампус урнашуы: redact, replaced: Ленинтау → Лениногорски using AWB)
''Русия Федерациясе халыкларының аеруча кыйммәтле мәдәни мирас объектлары җыентыгы''на кертелгән. Университет, Астрономия, Лобачевский һәм Профессор Нужин урамнары арасындагы кварталын биләп торучы Казан университетының мигъмари ансамбле Русиянең тарихи-мәдәни, шәһәр төзү һәм мигъмари һәйкәле, Казанның истәлекле урыны булып санала.
 
== Университетның исеме ==
Уку йорты тарихи яктан «Казан университеты» буларак билгеле.
 
[[1804 ел]]да император [[Александр I]] тарафыннан оештырылганнан алып 1917 елгы [[Февраль инкыйлабы]]нә кадәр ул «Император Казан университеты» дип, ә аннан соң кыскартылып '''Казан университет'''ы дип атала.
 
1918 елда Казан университеты «Казан дәүләт университеты» дип үзгәртелә. [[Владимир Ленин|В. И. Ленин]] үлгәннән соң, 1924 елның 26 гыйнварында ССБР Үзәк сайлау комиссиясе карары белән югары уку йорты аның хөрмәтенә «В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты» дигән исем бирелә. Бу исем рәсми рәвештә 1925 елның 29 июнендә ВЦИК Президиумы тарафыннан раслана.
 
1955 елда бүләклү сәбәпле « В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт Хезмәт Кызыл Байрагы орденылы университет» исемен алыштыра, ә 1979 елдан «В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Ленин ордены һәм Хезмәт Кызыл Байрагы ордены дәүләт университеты» дип атала.
 
1990 нчы еллар башыннан һәм 2010 елга кадәр вуз «В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты» исемендә йөри (КДУ).
 
[[Русия Федерациясе Президенты]] [[Дмитрий Медведев|Д. А. Медведевның]] 2009 елның 21 октябрендәге Указы нигезенә ярашлы, Казан университеты базасында Казан [[Идел буе федераль округы|Идел буе федераль округының]] үзәк югары уку йорты — Идел буе федераль университеты <ref name="ukaz2009">Указ Президента РФ от 21 октября 2009 года № 1172 «[http://kremlin.ru/acts/5793 О создании федеральных университетов в Северо-Западном, Приволжском, Уральском и Дальневосточном федеральных округах]» // [[Собрание законодательства РФ]]. — 2009. — № 43. — Ст. 5048.</ref>. төзелергә тиеш иде.
 
Югары уку йортының студентлар-укытучылар составы аның исемен "Идел буе"на үзгәртүгә каршы протест белдерүе уңаеннан, Россия һәм Татарстан президентлары аның артыннан "Казан университеты" тарихи исемен саклап калырга килештеләр.<ref>[http://www.business-gazeta.ru./article/16134/6/ Студенты КГУ устроили сходку против переименования вуза в ПФУ] // Газета «БИЗНЕС Online». — 26 октября 2009 года.</ref> Русия Хөкүмәте Рәисе [[Владимир Путин|В. В. Путин]] тарафыннан 2010 елның 2 апреленнән үзгәртеп оештырыла торган университетка рәсми рәвештә «Казан (Идел буе) федераль университеты» дигән гомуми исем бирелде.<ref>[http://www.business-gazeta.ru./article/16254/14/ Мякзюм Салахов: Казанский университет сохранит историческое имя] // Газета «БИЗНЕС Online». — 28 октября 2009 года.</ref>.
== Кампус урнашуы ==
Казан федераль университеты 223 360,9 м² уку-лаборатор мәйданнарына, 699 272,82 м² (614 объект) милек комплексы мәйданнарыныа һәм 364,3 га (76 кишәрлек) җир комплексы мәйданнарына ия<ref name="facts">''Цифры и факты'' // Сайт Казанского (Приволжского) федерального университета.
 
Студентларның тулай тораклары [[Казанның Совет районы|Совет районының]] Кызыл Позиция урамы тирәсендә һәм [[Идел буе районы (Казан)|Идел буе районында]], [[Универсиада авылы (Казан)|Универсиада авылының]] беренче ике кластерында тупланганнар. Гомум алганда, университет тулай тораклары 13 000 урынга исәп тота, шул исәптә Универсиада авылында 7000 урын (20 урын, мәйданы 212 000 м²)<ref name="facts" />.
 
== Институтлар һәм факультетлар ==
*Фундаменталь медицина һәм биология институты
1648

правок