Әстерхан татарлары: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Vergilie01 (бәхәс | кертем)
Кертелгән үзгәрешләрне тасвирлагыз
Тамга: күрсәтмәле төзәтмә Мобиль җиһаз ярдәмендә үзгәртү Сайтның мобиль юрамасы аша үзгәртү
Damir (бәхәс | кертем)
к Vergilie01 (бәхәс) кулланучысының 2431014 төзәтмәсе кире кагылды
Тамга: кире кайтару
Юл номеры - 12:
Әстерхан татарларының иң олы бәйрәмнәре - [[Ураза бәйрәме]] һәм [[Корбан бәйрәме]]. Яңа ел бәйрәме Нәүрүзне алар «әмәл» дип атыйлар һәм иске стиль буенча 10 мартта, язны каршылау бәйрәме белән бергә үткәрәләр: кырга чыгып намаз укыйлар, йола боткасы пешереп ашыйлар, ат чабышлары, көрәш оештыралар. Кайбер мишәр гаиләләре исә язын, пасханың беренче көненә туры китереп, «Кызыл [[йомырка]]» бәйрәмен, көзен, карбыз уңышы җыеп алынгач (һәм сатылгач), «Зиярәт бәйрәме»н уздыралар. Бу көндә ир-атлар җыелышып зиратка килә; «зиярәт намазы» укыла, аннан соң авылда күмәк бәйрәм табыны уздырыла; төрле ярышлар: ат чабышлары, көрәш, капчык киеп чабу уеннары үткәрелә; гармун (саз), думбра, скрипкада (нәхрада) уйнау, күмәкләп җырлау, шөлдерле барабанны кага-кага биюләр башлана, мылтыктан һавага атулар кабатланып тора. Әстерхан татарлары ризыкларында ит, күбрәк сарык ите, балык, яшелчә өстенлек итә. Бәйрәм табынына [[пылау]] китерелә һәм камырдан әзерләнгән төрле ризык куела.
 
Элегрәк заманнарда әстерхан татарлары, башлыча, үз этник төркемнәре вәкилләре белән никахлашуны хуп күргән. Туй алды һәм туй йолалары барлык төркемнәрдә дә диярлек бертөрлерәк булган. Ләкин үзенчәлекләр дә күзәтелгән: карагашларда калым күләме зуррак булган, яшьләрнең беренче кавышу төнен уздыру өчен кыз атасы аерым ак тирмә (үргә, карачүй) куйдырган. Кундрау һәм юрт татарларында исә булачак килен иренең туганнарының кулын үбәргә тиеш булган. Аларда туй табынына башта [[пылау]] яисә итле дөге бәлеше (нугай мәлешбәлеше) куелган. Юрт татарларында яшь килен, Урта Идел буе татарларындагы кебек үк, ир йортына керер алдыннан учак аша сикереп чыгарга («пакьләнергә») тиеш булган.
 
Хәзерге вакытта әстерхан татарларының гореф-гадәтләре, культура һәм хуҗалык итү традицияләре нык үзгәрә. 1930 еллардан башлап руслашу күренешләре күзәтелә. Ул күренеш аеруча 1960-80 елларда үзен нык сиздерә. Көнкүрештәге зур үзгәрешләр урбанизация нәтиҗәләре белән дә бәйле. 1990 еллардан әстерхан татарларының этномәдәни традицияләре яңадан торгызыла башлый.