Гафури халык театры: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «{{Театр | name = Гафури халык театры | native_name = {{lang-ba|Ғафури халыҡ театры}} | native_name_lang = | image...»
(аермасы юк)

5 апр 2020, 13:49 юрамасы

Гафури халык театрыГафури районы Красноусол авылы мәдәният сараенда эшләп килгән башкорт халык театры.

Гафури халык театры
баш. Ғафури халыҡ театры
Адрес Башкортстан
Гафури районы Красноусол авылы

Тарихы

Театр 1972 елда драма түгәрәге буларак оештырыла, 1994 елда «халык театры» исеме бирелә. 1972-2011 елларда 45 кә якын спектакль куела. Җитмешенче еллардан аңа Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Зәйтүнә Зәйнәшева җитәкчелек итә. Театрның эш дәверендә, популяр әсәрләр ("Ай тотылган төнлә", "урлау", "Кара йөзләр", "Гөргөри кияүләре", "Ана хөкеме", "Башмагым", "Мәхәббәт кошлары") белән беррәттән, яшь авторларның әсәрләре дә куела.

Театр составында А. Ш. Абдуллин, И. Х. Абсатарова, А. М. Баймөхәммәтов, Г. К. Бәширова, Н. Р. Вәлиев, Ə. Ə. Газизов, Х. М. Нәзиров, Э. Н. Насирова, Ф. А. Садикова,Р. З. Уразголов, Д. М. Уразгулова, Р. Р. Хәбибуллина һәм башкалар эшли. Спектаклләрне Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәрләре З. Ə. Зәйнәшева һәм Ə. Г. Искужина (1‑се сәнгатьле җитәкчесе), А. М. Смирнова сәхнәгә куя; сәхнәне матур бизәүче — Р. Ш. Хәкимов; музыкаль яктан бизәүче — Р. А. Степанов.

1972, 1979 елларда Җөмһүрият драма коллективлары смотрында катнаша, Өфедщ 1985 елда Җиңүнең 40 еллыгына багышланган фестивалендә катнаша.

2000 елда Миякә районы Кыргыз-Миякә авылында һәм 2003 елда Дүртөйле шәһәрендә узган «Алтын тирмә — Золотая юрта» халык театрлары фестивалендә лауреат исемен яулый.

Чыганаклар

Искәрмәләр