Сидоровское археологик шәһәрчеге: юрамалар арасында аерма
Яңа бит: « '''Сидоровское археологик шәһәрчеге''' - Төньяк Донец елгасының урта агымындагы археологик һәй...» |
(аермасы юк)
|
5 апр 2020, 13:06 юрамасы
Сидоровское археологик шәһәрчеге - Төньяк Донец елгасының урта агымындагы археологик һәйкәл. Ул Донецк өлкәсенең Славянск районы Сидорово авылы янында урнашкан.[1].
Тикшерү эшләре
Беренче тапкыр 1971 елда совет тарихчысы В. К. Михеев тарафыннан тикшерә башланыла.[2]. 1980 еллардагы казу эшләре барышында археолог В. В. Давыденко биредә VI — Х гасыр хәзәрләре чоры предметлары белән мөселман каберлекләре табыла.
1994, 1996 һәм 1997 елларда әлеге каберлекләрне А. В. Колесник белән Е. Кравченко археологлары тикшерә. 2000 елда меңнәрчә каберлекләре булган мөселман зираты табыла.
2012 елда биредә X гасырга караган тимерче кораллары табыла.[3][4][5][6].
Бүгенге көндә шәһәрчек территориясе 3000 кв.метрдан артык мәйданны били.[7].
Тарихы
Казу эшләре алып бару нәтиҗәсендә шәһәрчек VII гасырның икенче яртысында нигезләнгән дип уйланыла. Монда аббасидлар дәрхәме, табаристан драхмалары, Император Константин V Алтын солидлары табылган.[8].
Биредә табылган каберлекләр һәм предметлар хәзәрләр арасында мөселман дине таралышы турында сөйли. Шулай ук биредә Идел буе Болгары дәүләте керамикасына хас капкачлар табыла.[9].
IX гасыр ахырына шәһәр якындагы таркала башлаган Сарысын шәһәрчегеннән кхченхчеләр хисабына зур торак пунктка әверелә. Ә инде X гасыр уртасында дошманнар һөҗүменнән соң юкка чыга.[10].
Чыганаклар
- Кравченко Э. Е. Отчет об исследованиях археологического комплекса у с. Сидорово Славянского района Донецкой области в 2004 г. Донецк, 2004 // НА ИА НАНУ.
- Кравченко Э. Е., Мирошниченко В. В., Петренко А. Н., Давыденко В. В. Исследования археологического комплекса у с. Сидорово (материалы экспедиций 2001–2003 гг.) // Степи Европы в эпоху средневековья, Т.4. Донецк,2005.
Искәрмәләр
- ↑ Городища среднего течения Северского Донца
- ↑ Городища среднего течения Северского Донца
- ↑ В Сидорово нашли инструменты кузнеца, которым 1000 лет. әлеге чыганактан 2012-10-14 архивланды.
- ↑ Донецкие археологи обнаружили уникальные древние орудия труда.
- ↑ Археологи нашли древний мегаполис, сравнимый с Киевом.
- ↑ На Донетчине откопали город-конкурент Киева.
- ↑ Городища среднего течения Северского Донца
- ↑ Э. Кравченко. 2004 Городища среднего течения Северского Донца
- ↑ Городища среднего течения Северского Донца
- ↑ Городища среднего течения Северского Донца
Шулай ук карагыз
- Саркел шәһәре.