Боалхали: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Инглиз теленнән тәрҗемә иттем. A.Khamidullin
(аермасы юк)

4 апр 2020, 17:46 юрамасы

Боалхали (Бенгаль телендә: বোয়ালখালী)) ул Бангладешның Читтагонг Даирәсенең упазиласы.[1]

География

Боалхали 22°22′40″ т. к. 91°55′15″ кч. о.HGЯO координаталары буенча урнашкан . Моңа кадәр анда 33514 йорт хуҗалыгы булган һәм тулаем мәйданы 145,44 km2.[1] 2001 Бангладеш халык санын алу буенча 36588 йорт хуҗалыгы булган.

Демографиясе

1991 Бангладеш халык санын алу буенча Боалхалиның халык саны 195607 булган. Ир кешеләр халыкның 51,75%-ын һәм хатын-кызлар халыкның 48,25%-ын тәшкил итә. Упазиланың унсигез яшьтән арткан халык саны 98116. Болхалида уртача укый-яза белү дәрәҗәсе 48,5% (7+ яшь), уртача укый-яза белү саны - 32.4%.[2] 2001 Бангладеш халык санын алу буенча, халык саны 201590, шуларның 104601 ир кеше һәм 96989-е хатын-кызлар. Боалхалида 9 берлек, 31 мауза һәм 30 авыл һәм укый-яза белү дәрәҗәсе 71,8% булган.[3]

Икътисады

Авыл хуҗалыгы һәм җитештерү Боалхалида ике төп икътисад секторы булып тора. Төп үстерелә торган культуралар дөге, горчица, суган, сарымсак, чили һәм башка яшелчәләр. Корол Денга калкулыкларында җимешләр мул үстерелә. Биредә үстерелә торган төп җимешләр джекфрут, манго, оливалар, папайя, гуава, карамбола, банан, кошшогула, фийннагула, ботһтһа, аамра, ананас, лимон һәм джамбура. Королденга калкулыкларында үстерелгән төп агачлар агар, каучук һәм тик агачы. Карнафули елгасының яры шулай ук уңыш алу өчен мул. Боалхалида күп базарлар бар. Боалхали Упазилада транспорт илнең башка өлешләренә караганда бик үсеш алган. Кешеләр елга транспорты, тимер юл, автобус, темпу, биредәге такси белән йөри алалар. Ике тимер станциясе бар: берсе Гомандида һәм Бенгурада.

Администрациясе

Боалхалида 10 берлек, 36 мауза һәм 34 авыл бар.

  1. Кадһурхи (কধুরখীল)
  2. Көнбатыш Гомданди (পশ্চিম গোমদন্ডী)
  3. Шакпура (শাকপুরা)
  4. Сароатали (সারোয়াতলী)
  5. Попадиа (পোপাদিয়া)
  6. Чарандвип (চরণদ্বীপ)
  7. Шрипур Харандвип (শ্রীপুর-খরণদ্বীপ)
  8. Амучиа (আমুচিয়া)
  9. Аһла Каралденга (আহল্লা করলডেঙ্গা)

Төп Мэры булып Хаҗи Абул Калам (Абу) Бангладеш Милли Партиясе тора.

  1. 1,0 1,1 Golam Kibria Bhuiyan (2012). "Boalkhali Upazila". in Sirajul Islam and Ahmed A. Jamal. Banglapedia: National Encyclopedia of Bangladesh (Second ed.). Asiatic Society of Bangladesh. http://en.banglapedia.org/index.php?title=Boalkhali_Upazila. 
  2. Population Census Wing, BBS, 1991 data. әлеге чыганактан 2005-03-27 архивланды. November 10, 2006 тикшерелгән.
  3. dead link 2007 елның 4 июль көнендә архивланган.