Садри Максуди: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Amil Nur (бәхәс | кертем)
Amil Nur (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 39:
[[1906 ел]]да Казанга кайтып, «Иттифак әл-Мөслимин» фиркасенә керә.
Бик яшь булуына карамастан, Кадет фиркасыннан икенче һәм өченче Дәүләт Думалары депутаты булып сайлана. Думаның мөселман фракциясе җитәкчесе була. Дәүләт Думасында [[Русия империясе|Русия императорлыгы]]нда яшәгән мөселман халкы хокуклары өчен чыгышлар ясады. Милли алгарыш (тәрәкъкыять) мәсьәләсен еш күтәрде. Дума бюросының әгъзасы булып сайланды. Думаның [[Англия]]гә сәяхәтендә катнашты
[[1910]] елда [[Идел буе]]на, [[Урал]]га, Төркестанга, [[Кавказ]]га халыкны Дума һәм мөселман фракциясе эшчәнлеге белән таныштыру өчен сәяхәт итте. Казанга кайткач, адвокат булып эшләде.
[[Файл:Kazanskaya 2D.jpg|thumb|left|350px|Казан губернасыннан II Дәүләт Думасы депутатлары. Басып торалар: Григорий Петрухин, Александр Фёдоров, Садри Максуди, [[Гомәр Мусин]];
утырып торалар: Зиновий Таланцев, Михаил Батуров, Михаил Капустин, Дмитрий Кушников, [[Сафиулла Мәкъсүтов]]. ]]
 
[[Февраль инкыйлабы]]ннан соң Казан мөселман комитеты әгъзасы, Русия мөселманнарының вакытлы Үзәк Бюросы әгъзасы, Русия мөселманнарының Казандагы берничә корылтаенда катнашкан. 1917 ел ахырында Сәмәрканд сайлау округында № 2 исемлеге буенча ([[Сәмәрканд өлкәсе (Русия империясе)|Сәмәрканд өлкәсе]] мөселман оешмалары) [[Бөтенрусия оештыру җыелышы|Бөтенрусия оештыру җыелышына]] сайлана.