ТАССРның төзелүе: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Фәрһад (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Фәрһад (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 71:
|
|}
[[File:Sadretdin Maksudov.jpeg|thumb|Садри Максуди]]
 
Төрле халыкларның Дәүләт думасында тавышлары елдан ел кими. [[Русия]]<nowiki/>дән конституцион монархия ясарга омтылган либераллар патша хөкүмәтен бәреп төшерергә омтылган оппозицион Прогрессив блок ягына басарга мәҗбүр булалар.
 
Юл номеры - 79:
Патша хакимияте сәясәте белән ризасызлык яңа фетнәләр чыгуының сәбәбе була. Фетнәләрне басу максаты белән җибәрелгән гаскәрләрнең күп өлеше үз халкына теләктәшлек күрсәтә. Нәтиҗәдә патша тәхетеннән ваз кичә һәм вазифасын Вакытлы хөкүмәткә тапшыра.
 
1917-1918 елларда [[Татарлар|татар халкы]]<nowiki/>ның күәте һәм сәяси инициативасы Бөтенроссия [[Мөселман|мөселманнары]] съездлары һәм автономияле [[İdel-Ural Ştatı|Идел-Урал штаты]]<nowiki/>н төзергә өндәүче [[Милли Мәҗлес]] эшчәнлегендә чагылыш таба. 1917 елда [[Төркистан Автономияле Социалистик Совет Республикасы|Төркистан]], [[Казакъстан]], [[Азәрбайҗан]], [[İdel-Ural Ştatı|Идел-Урал]], [[Кырым Җөмһүрияте|Кырым]] төрки штатларының берлеген булдыру көн кадагына куела. Болар бергәләп сәяси мәсьәләне хәл итә торган орган – [[Милли Мәҗлес|Бөтенрусия Милли Мәҗлес]] булып оешырга тиеш. 1917нче елның июлендә Бөтенроссия мөселманнар съездында [[Милләт Мәҗлесе|Милли Мәҗлес]]<nowiki/>кә сайлаулар үткәрү турында карар кабул ителде. 1917 елның 22 нояберендә аның беренче сессиясе урын ала. 1917 елда төрки халыкларның башлыклары бер-берсе алдында уртак автономия булдыру турында вәгъдә бирә. [[İdel-Ural Ştatı|Идел-Урал штаты]] суверен дәүләт буларак [[Төрки телләр|төрки тел]]<nowiki/>дә сөйләшүче халыклар җирендә оешырга тиеш була. Аның җитәкчесе буларак [[Садри Максуди]] сайлана. Ләкин хөкүмәтнең [[Советлар Берлеге коммунистик фиркасе|большевиклар]] кулына эләгү бу процессларны туктата.<blockquote>"Башкортның бәхете – туфракта дигәндәй, аларның автономия дип йөрүләре беренче чиратта җир биләмәләре өчен көрәшү. Ә татарларга автономия – ул хокукый тигезлек, Европа кеше хокуклары стандартларын гамәлгә ашыру", — Айдар Хәбетдинов, тарих фәннәре докторы, 30 август 2009<ref name=":0">[https://matbugat.ru/news/?id=1693 ТАССР ничек төзелгән?] ''matbugat.ru''</ref>.</blockquote>Шул ук вакытта [[Казан|Казанда]] Советлар тибындагы вәкиллекле институтлар формалаштыру эше алып барыла.
 
* 1917 елның 2 мартында эшче һәм солдат депутатлары советларының берләштерелгән җыелышы була.
Юл номеры - 91:
Бу чорда [[татарлар]] арасында төрле карашлар булу сәбәпле, бердәмлеккә ирешү тоткарлана. Вазгыятьтәге үзгәрешләр шулай ук халыкны әле бер, әле икенче йогынты астына күчүгә өнди.
 
Бөтенрусия учредительләр җыенында 1918 елның гыйнварында Русия Демократик Федератив республика буларак игълан ителә. Ике көннән соң Уфада Милләт мәҗлесе тарафыннан [[İdel-Ural Ştatı|Идел-Урал штаты]] [[Ильяс Алкин]], [[Галимҗан Шәрәф]] эшчәнлеге белән Федератив Русиянең субъекты дип таныла. Өч территориаль үзәк билгеләнә: Казан, Уфа, Оренбург.
[[Файл:Г.Ш.Шәрәф.jpg|thumb|Галимҗан Шәрәф]]
 
Бу агымга каршы [[Советлар Берлеге коммунистик фиркасе|большевиклардан]] тыш, [[Wäisilär xäräkäte|вәиси ислам хәрәкәте]] дә чыга. Татар большевиклары [[Мулланур Вахитов|М.Вахитов]], [[Мирсәет Солтангалиев|М.Солтангалиев]] тарафыннан “[[Казан мөселман социалистик комитеты|Мөселман комиссариаты]]” булдырыла. 1918 елның мартында азатлык һәм [[Wäisilär xäräkäte|вәисиләр хәрәкәтләре]] бәрелешәләр, С.Вәисов хәлак була. Бу форсат белән кулланып, большевиклар гаскәрләрен татар районнарына кертә һәм [[İdel-Ural Ştatı|Идел-Урал республикасы]]<nowiki/>ның җитәкчеләрен кулга ала.
[[File:SultanGaliyev0011.jpg|thumb|Мирсәет Солтангалиев]]
 
[[Советлар Берлеге коммунистик фиркасе|Большевиклар]] тарафыннан 1918 елның 22 мартында [[Татар-Башкорт Совет Социалистик Җөмһүрияте|Татар-Башкорт совет җөмһүрияте]] төзелүе турында декрет кабул ителә, ләкин [[Ватандашлар сугышы|гражданнар сугышы]], [[Советлар Берлеге коммунистик фиркасе|большевиклар]] хөкүмәте чишә алмаслык сорауларның күбәюе сәбәпле гамәлгә куела алмый. Шул ук вакытта бу вакыйгалар халыкта ризасызлык тудыра башлый. [[Татар-Башкорт Совет Социалистик Җөмһүрияте|Татар-Башкорт совет җөмһүрияте]] төзелүе фәрманын Бөтенрусия советлар җыены (ВЦИК), аның президиумы (президиум ВЦИК) һәм Халык коммиссарлары советы (СНК) Декреты чыгармаганга күрә, ул легитим булмый<ref name=":0" />. 1919 елның 13 декабрендә большевикларның Үзәк Комитеты [[Татар-Башкорт Совет Социалистик Җөмһүрияте|Татар-башкорт республикасы]] оешуга каршы чыга.
[[Файл:Mullanur wahitov.jpg|thumb|Мулланур Вахитов]]
 
Милли идарә рәисе [[Садри Максуди]] Совет коммиссариатының карарлары легитим түгел дип әйтә. Тик юридик эшләрне аңламаган халык моңа әһәмият бирми. 1918 елның март-апрелендә Милли идарә башлыгы буларак, [[Садри Максуди]] [[Мәскәү]], [[Казан]], [[Уфа]]<nowiki/>да Советлар режимы лидерлары белән сөйләшүләр алып бара. Милләт Мәҗлесе аңа министр-президент вәкаләтләрен бирә. Алар Русия Федерациясе эчендәге [[İdel-Ural Ştatı|Идел-Урал]] яклы була. Милләт Мәҗлесе III Бөтенрусия Советлар съездында игълан ителгән [[Русия Совет Федератив Социалистик Җөмһүрияте|РСФСР]]<nowiki/>ның субъекты булачак [[Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы|ТАССР]]<nowiki/>ны танымыйлар.
 
Бер-бер артлы 1918 елның маенда Идел буе һәм Себер якларында [[Чехословак корпусы|чехословак корпуслары]] җирле халык белән бергә баш күтәрә. [[Чехословак корпусы|Ак чехлар]] тарафыннан 1918 елның 8 июнендә [[Бөтенрусия оештыру җыелышы]] әгъзаләре комитеты оеша. Үзен бердәнбер кануни хөкүмәт буларак игълан итә. Бу комитет татар халкына үзбилгеләнү мөмкинлеген вәгъдә итә, үзенең сафларына татар депутларын да кабул итә. Комитетның “Халык армиясе”, [[Казан]]<nowiki/>ны алып, [[Мәскәү]]<nowiki/>не яулап алуга өмет баглый. Казанны алу операциясе 7 августта уңышлы тәмамлана. [[Мулланур Вахитов|М.Вахитов]], Я.С.Шейнкман һ.б. Кызыллар [[Казан]]<nowiki/>да атып үтерелә. 5 сентябрьдә Казан яңадан Кызыллар кулына кайта һәм шәһәрдә зур террор нәтиҗәсендә күп кече сәбәпсез кырыла.
Строка 130 ⟶ 133 :
 
1936 елда кабул ителгән [[Совет Социалистик Республикалар Берлеге|ССРБ]] конституциясе автономияле җөмһүриятләрнең хокукларын тагын да кыса. [[Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы|ТАССР]] икетеллелектән ваз кичә, [[татар теле]] рәсми тел буларак танылмый башлый. [[Совет Социалистик Республикалар Берлеге|ССРБ]] Конституциясе нигезендә [[Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы|ТАССР]]<nowiki/>ның 1937 ел контитуциясе кабул ителә.
[[File:Coat of Arms of Tatarstan ASSR.png|thumb|ТАССР гербы]]
[[File:Flag of Tatar ASSR.svg|thumb|ТАССР байрагы]]
 
== Татарстан ҮБК Президиумы ==