ТАССРның төзелүе: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Фәрһад (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Фәрһад (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
'''ТАССР төзелү''' (''Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының төзелүе'') - XX гасырда [[Татарлар|татар халкы]]<nowiki/>ның үз дәүләтчелегенә ирешү юлында иң җитди адымнарының берсе.
== 1917 елда дәүләтчелеккә омтылу ==
<br /><blockquote>"Башкортның бәхете – туфракта дигәндәй, аларның автономия дип йөрүләре беренче чиратта җир биләмәләре өчен көрәшү. Ә татарларга автономия – ул хокукый тигезлек, Европа кеше хокуклары стандартларын гамәлгә ашыру", — Айдар Хәбетдинов, тарих фәннәре докторы, 30 август 2009<ref name=":0">[https://matbugat.ru/news/?id=1693 ТАССР ничек төзелгән?] ''matbugat.ru''</ref>.</blockquote><br />
== XX гас. татар халкы хакимияте урнашу алшартлары ==
 
=== Беренче Русия инкыйлабы ===
{{Төп мәкалә|Беренче Русия инкыйлабы}}
Төрле социаль-һөнәри төркемнәр, төрле дин һәм милләт вәкилләре мәнфәгатен кайгыртучы вәкиллекле хакимиятнең беренче шытымнары Татарстанда 1905-1907 еллардагы Россия революциясе елларында калкып чыга. Нәкъ шул елларда Санкт-Петербургның Таврия сарае диварларында  беренче тапкыр татар депутатларының – Дәүләт Думасы мөселман фракциясе вәкилләренең чыгышлары яңгырый.
 
Петербург шәһәрендә 1905 елның 9 гыйнварында урын алган “Канлы якшәмбе” вакыйгалары Русия җәмәгый тормышын тетрәндерә. [[Хөсәен Ямашев]], [[Галимҗан Сәйфетдинев|Галимҗан Сәйфетдинов]], Сибгат Гафуров, [[Садыйк Сәгыев|Садыйк Сәгыйев]] һәм башка инкыйлабчылар тараткан идеяләр халыкны илһамландыра. Беренче булып Алафузов заводының эшчеләре баш күтәрә, шуннан соң Свешников заводы һәм башка заводлар эшчеләре фетнә куптара. Бу “Җир һәм иреклек” инкыйлабый шигарь астында 1905нче елның язы, җәе, көзе үтеп китә.
 
Фетнәләрнең иң кызган чагында 1905нче елның җәендә Түбән Новгород шәһәрендә [[Йосыф Акчура]], [[Сәетгәрәй Алкин|Сәитгәрәй Алкин]], [[Рәшит Ибраһимов]], [[Садри Максуди]], [[Муса Бигиев]], [[Галимҗан Баруди]] “[[Иттифак фиркасе|Мөселман иттифакы]]” фиркасен оештыралар. Бу фирка тарафыннан түбәндәге таләпләр патшага юллана:
 
* Татар дин әһелләренең хокукларын русларныкы белән тигезләү;
* Китапханәләр, клублар, театрлар оештыруга рөхсәт;
* Гәзит-журналлар бастыручы матбагалар ачуга рөхсәт;
* Мәдәрәсәләрне патша хакимиятенә буйсынудан азат итү.
 
Полиция һәм инкыйлабый хәрәкәт арасындагы бәрелешләргә 17 октябрь манифесты белән генә нокта куела. Хәлбуки, төрле вәгъдәләргә бай манифест кабул ителүе белән, күп инкыйлабчылар кулга алына.
 
=== Рәсәй империясе думасы ===
Манифест кабул итү нәтиҗәсендә Рәсәй империясе думасы барлыкка килә. XX гасыр башы мөселман иҗтимагый хәрәкәтенең төп формасы буларак, Дәүләт думасында мөселман фракциясе дә оеша. Монда төрле елларда төрле таныклы татар зыялылары эшли.
{| class="wikitable"
| colspan="3" |'''Русия империясе дәүләт думасы'''
|-
| rowspan="4" |Беренче чакырылыш
|''Фәйзелкотдус Миңлебаев''
|''Казан губернасы''
|-
|''Җамалетдин Курамшин''
|''Уфа губернасы''
|-
|''Шаһшәриф Мутинов''
|''Оренбург губернасы''
|-
|''Сәгыйть Рәмиев''
|''Оренбург губернасы''
|-
| rowspan="7" |Икенче чакырылыш
|''Сафиулла Максутов''
|''Казан губернасы''
|-
|''Мөхәммәтсабир Хәсәни''
|''Уфа губернасы''
|-
|''Мөхәммәтшакир Тукаев''
|''Уфа губернасы''
|-
|''Хәйрулла Госманов''
|''Оренбург губернасы''
|-
|''Хәбибрахман Мәсәгутов''
|''Нократ губернасы''
|-
|''Һади Атласи''
|''Самара губернасы''
|-
|''Габдулла Нәҗметдинов''
|''Сембер губернасы''
|-
| rowspan="2" |Өченче чакырылыш
|''Мөхәммәдшакир Тукаев''
|''Уфа губернасы''
|-
|''Садри Максуди''
|''Казан губернасы''
|-
|Дүртенче чакырылыш
|''М. Җәгъфәров''
|
|}
 
Төрле халыкларның Дәүләт думасында тавышлары елдан ел кими. [[Русия]]<nowiki/>дән конституцион монархия ясарга омтылган либераллар патша хөкүмәтен бәреп төшерергә омтылган оппозицион Прогрессив блок ягына басарга мәҗбүр булалар.
 
== ТАССР төзелү алшартлары ==
 
=== 1917 елда дәүләтчелеккә омтылу ===
Патша хакимияте сәясәте белән ризасызлык яңа фетнәләр чыгуының сәбәбе була. Фетнәләрне басу максаты белән җибәрелгән гаскәрләрнең күп өлеше үз халкына теләктәшлек күрсәтә. Нәтиҗәдә патша тәхетеннән ваз кичә һәм вазифасын Вакытлы хөкүмәткә тапшыра.
 
1917-1918 елларда [[Татарлар|татар халкы]]<nowiki/>ның күәте һәм сәяси инициативасы Бөтенроссия [[Мөселман|мөселманнары]] съездлары һәм автономияле [[İdel-Ural Ştatı|Идел-Урал штаты]]<nowiki/>н төзергә өндәүче [[Милли Мәҗлес]] эшчәнлегендә чагылыш тапты. 1917нче елның июлендә Бөтенроссия мөселманнар съездында [[Милли Мәҗлес]]<nowiki/>кә сайлаулар үткәрү турында карар кабул ителде. 1917 елның 22 нояберендә аның беренче сессиясе урын ала. 1917 елда төрки халыкларның башлыклары бер-берсе алдында уртак автономия булдыру турында вәгъдә бирә. Бу корылтайда каралган төп сорауларның берсе – [[İdel-Ural Ştatı|Идел-Урал Штаты]]<nowiki/>н булдыру. [[İdel-Ural Ştatı|Идел-Урал штаты]] суверен дәүләт буларак [[Төрки телләр|төрки тел]]<nowiki/>дә сөйләшүче халыклар җирендә оешырга тиеш була. Аның җитәкчесе буларак [[Садри Максуди]] сайлана. Ләкин хөкүмәтнең [[Советлар Берлеге коммунистик фиркасе|большевиклар]] кулына эләгү бу процессларны туктата.
 
Шул ук вакытта [[Казан|Казанда]] Советлар тибындагы вәкиллекле институтлар формалаштыру эше алып барыла.
Строка 12 ⟶ 87 :
* 1917 елның 8 маенда эшче һәм солдат депутатлары советларының берләштерелгән җыелышында ике Совет бергә кушыла. Губерна үзәге үрнәгендә өязләрдә һәм волостьларда да Советлар төзелә башлады. 18 яшькә җиткән барлык хезмәт ияләре җенесенә, милләтенә һәм диненә карамастан, сайлау һәм сайлану хокукына ия булды.
 
=== Гражданнар сугышы ===
{{Төп мәкалә|Русия ватандашлар сугышы}}
Бу чорда [[татарлар]] арасында төрле карашлар булу сәбәпле, бердәмлеккә ирешү тоткарлана. Вазгыятьтәге үзгәрешләр шулай ук халыкны әле бер, әле икенче йогынты астына күчүгә өнди.
Строка 18 ⟶ 93 :
1918 елның февралендә [[Ильяс Алкин]], [[Галимҗан Шәрәф]] азат [[İdel-Ural Ştatı|Идел-Урал Штаты]]<nowiki/>н булдырырга ниятлиләр. [[Советлар Берлеге коммунистик фиркасе|Большевикларга]] вәиси ислам хәрәкәте теләктәшлек күрсәтә. Шул тарафта татар большевиклары [[Мулланур Вахитов|М.Вахитов]], [[Мирсәет Солтангалиев|М.Солтангалиев]] булдырган “Мөселман комиссариаты” да эш итә. 1918 елның мартында азатлык һәм вәиси хәрәкәтләр бәрелешәләр, С.Вәисов хәлак була. Бу форсат белән кулланып, большевиклар гаскәрләрен татар районнарына кертә һәм [[İdel-Ural Ştatı|Идел-Урал республикасы]]<nowiki/>ның җитәкчеләрен кулга алалар.
 
[[Советлар Берлеге коммунистик фиркасе|Большевиклар]] тарафыннан 1918 елның 22 мартында [[Татар-Башкорт Совет Социалистик Җөмһүрияте|Татар-Башкорт совет җөмһүрияте]] төзелүе турында декрет кабул ителә, ләкин [[Ватандашлар сугышы|гражданнар сугышы]], [[Советлар Берлеге коммунистик фиркасе|большевиклар]] хөкүмәте чишә алмаслык сорауларның күбәюе сәбәпле гамәлгә куела алмый. Шул ук вакытта бу вакыйгалар халыкта ризасызлык тудыра башлый. Бу фәрманны Бөтенрусия советлар җыены (ВЦИК), аның президиумы (президиум ВЦИК) һәм Халык коммиссарлары советы (СНК) Декреты чыгармаганга күрә, ул легитим булмый<ref name=":0" />.
 
Бер-бер артлы Идел буе һәм Себер якларында чехословак корпуслары җирле халык белән бергә баш күтәрелә. [[Чехословак корпусы|Ак чехлар]] тарафыннан 1918 елның 8 июнендә [[Бөтенрусия оештыру җыелышы]] әгъзаләре комитеты оеша. Үзен бердәнбер кануни хөкүмәт буларак игълан итә. Бу комитет татар халкына үзбилгеләнү мөмкинлеген вәгъдә итә, үзенең сафларына татар депутларын да кабул итә. Комитетның “Халык армиясе”, Казанны алып, Мәскәүне яулап алуга өмет баглый. Казанны алу операциясе 7 августта уңышлы тәмамлана. М.Вахитов, Я.С.Шейнкман һ.б. кызыллар Казанда атып үтерелә. 5 сентябрьдә Казан яңадан Кызыллар кулына кайта һәм шәһәрдә зур террор нәтиҗәсендә күп кече сәбәпсез кырыла.