ТАССРның төзелүе: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Фәрһад (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 9:
 
* 1917 елның 14 мартында [[Казан губернасы]]<nowiki/>нда халыкның беренче вәкиллекле хакимияте органы – Шәһәр Советы төзелә.
*1917 елның 6 маенда, көчәя барган революцион көрәш шартларында, Казанда[[Казан]]<nowiki/>да крестьян депутатларының Беренче Губерна съезды эшен башлый. Съездда крестьян депутатларының губерна Советы сайлана.
* 1917 елның 8 маенда эшче һәм солдат депутатлары советларының берләштерелгән җыелышында ике Совет бергә кушыла. Губерна үзәге үрнәгендә өязләрдә һәм волостьларда да Советлар төзелә башлады. 18 яшькә җиткән барлык хезмәт ияләре җенесенә, милләтенә һәм диненә карамастан, сайлау һәм сайлану хокукына ия булды.
 
== Гражданнар сугышы ==
{{Төп мәкалә|Русия ватандашлар сугышы}}
 
 
Бу чорда [[татарлар]] арасында төрле карашлар булу сәбәпле, бердәмлеккә ирешү тоткарлана. Вазгыятьтәге үзгәрешләр шулай ук халыкны әле бер, әле икенче йогынты астына күчүгә өнди.
 
Строка 23 ⟶ 22 :
Бер-бер артлы Идел буе һәм Себер якларында чехословак корпуслары җирле халык белән бергә баш күтәрелә. [[Чехословак корпусы|Ак чехлар]] тарафыннан 1918 елның 8 июнендә [[Бөтенрусия оештыру җыелышы]] әгъзаләре комитеты оеша. Үзен бердәнбер кануни хөкүмәт буларак игълан итә. Бу комитет татар халкына үзбилгеләнү мөмкинлеген вәгъдә итә, үзенең сафларына татар депутларын да кабул итә. Комитетның “Халык армиясе”, Казанны алып, Мәскәүне яулап алуга өмет баглый. Казанны алу операциясе 7 августта уңышлы тәмамлана. М.Вахитов, Я.С.Шейнкман һ.б. кызыллар Казанда атып үтерелә. 5 сентябрьдә Казан яңадан Кызыллар кулына кайта һәм шәһәрдә зур террор нәтиҗәсендә күп кече сәбәпсез кырыла.
 
1919 елның башында адмирал [[Александр Колчак|А.Колчак]] [[Омск|Омск шәһәрендәшәһәре]]<nowiki/>ндә [[Бөтенрусия оештыру җыелышы]] комитетын тарката, үзен югары хөкемдар итеп игълан итә. Халык автономияләрен танудан баш тарта, шуның белән үз сәясәтенә каршы башка халыкларда мөнәсәбәт тудыра.
 
[[Александр Колчак|А.Колчак]] гаскәре басып алу куркынычыннан котылгач, Татарстан җирләре яңа бәлаләр белән күрешә. Хәрби коммунизм сәясәтенә каршы бер-бер артлы 1919 елның март аеннан фетнәләр күтәрелә. Басу операцияләрендә халыкның каны 1921 елга кадәр күп коела. 1921 елның җәендә 3 миллионнан артык халык ачлыкка дучар була.
 
== Татарстан АССРның оешуы ==
Адмирал [[Александр Колчак|А.Колчак]] белән сугыш барган вакытта 1919 елның 20 мартында Совет һәм Башкорт хөкүмәте арасында килешүгә имза куела<ref>[http://www.bashinform.ru/longread/rojdenie_respubliki Рождение республики] ''www.bashinform.ru''</ref>. Бу килешү буенча башкорт гаскәре [[Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре|Кызыл армия]] тарафына күчә. Татар коммунистлары күп татарлар яшәгән җирләрне бу беренче оешкан республикага кертүгә каршы чыгалар. Башкортлар үрнәгендә, татар большевиклары да Советлар хөкүмәтеннән Татар җөмһүриятен булдыру таләбен белдерәләр.
 
[[Татар-Башкорт Совет Республикасы|Татар-Башкорт Советлар республикасы]] төзү хакында кискен фикер алышулардан һәм бәхәсләрдән соң, 1920 елның гыйнварыннан яңа җөмһүрият төзелеше турында карар кабул ителә, озак һәм авыр хәзерләнү эшләре башлана. Иң әүвәл Татарстан автономия барлык татарлар яшәгән җирләрне үзенә тупларга тиеш була. Әмма Ленин һәм Советлар хөкүмәте моңа каршы чыгалар. Башта кайбер Башкортстан АССРга кергән татар районнарында референдум уздырырга әзерлек белдерелә, ләкин аннары бу вәгъдәләр үтәлми кала.
 
1920 елның 27 маенда [[Бөтенрусия Үзәк Башкарма Комитеты|БҮБК]] һәм [[Халык комиссарлары шурасы|Россиянең халык комиссарлары советышурасы]] Декреты Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелү хакында игълан итте. Шул вакыттан республикада хакимият Эшче, крестьян һәм Кызыл Армия депутатлары Советлары тарафыннан гамәлгә ашырыла башлады.
 
Татар җитәкчеләре арасында башкала турында бәхәсләр туа. Аларның фикере буенча, Казанның озак еллар татарларга каршы патша яклы колониаль сәясәт алып бару, шәһәрдә татарларның саны аз булу сәбәпле, шәһәрне Татарстан АССР составына кертүдән ваз кичергә зарур. Моңа каршы [[Мирсәет Солтангалиев|М.Солтангалиев]], С.Сәетгалиев һ.б. чыкты. Соңгы карашны [[Владимир Ленин|В.И.Ленин]] да хуплады.
 
1920 елның 25 июнендә Казан губерна башкарма комитеты хакимлек итү вәкаләтләрен ТССРның[[Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы|ТАССР]]<nowiki/>ның Вакытлы революцион комитетына тапшырды. Бу вакыйга тарихка Республика төзелгән көн булып кереп калды. ВРКның төп бурычларының берсе – [[Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы|Татарстан АССР]] Советларының Оештыру съездына әзерлек булды.
 
1920 елның 26 сентябрендә [[Казанда]] [[Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы|автономияле ТССР]] Советларының I съезды уздырылды. Аның эшендә 348 делегат катнашты.
 
Советларның бөтентатар Съезды үз вәкаләтләре кысаларында законнар кабул итте һәм республикага сәяси, икътисадый эшчәнлек, милли сәясәт, социаль-мәдәни төзелеш, административ-территориаль корылыш мәсьәләләре буенча гомуми җитәкчелек итте. Шул исәптән, РСФСР хакимиятенең югары органы тарафыннан расланучы ТАССР Конституциясен кабул итте, аңа үзгәрешләр кертте.
 
Съезд республика хакимиятенең даими эшләүче югары органнары системасын – составында 56 әгъза булган [[Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы|ТАССР]] Үзәк Башкарма Комитеты формалаштырды. Татарстан ҮБК Беренче пленар утырышында Борхан Мансуров җитәкчелегендә 7 кешелек президиум сайланды һәм республика хөкүмәте – Халык комиссарлары советы төзелде.
 
== ССРБ составында ==
Строка 49 ⟶ 48 :
Бу көннәрдән Русия янәдән империализм юнәлешенә кайта башлый. Автономияле җөмһүриятләрнең хокуклары чикләнү белән килешмичә, күп большевиклар да репрессияләргә дучар була. Хәтта абруйлы М.Солтангалиевнең дә исемен «дөнья империализмы агенты» дип пычраталар, ахырында 1940 елда атып үтерәләр.
 
1929 елга кадәр ТАССРның Эшче һәм крестьян депутатлары Советлары съезды ел саен, ә 1929 елдан – ике елга бер тапкыр чакырылды. 1920 елдан 1937 елга кадәр 11 съезд уздырылды. Аларның һәрберсе республика тормышына күренекле вакыйга алып килде. Аеруча 1926 һәм 1937 еллардагы съездлар мөһим мәгънәгә ия булды: аларда [[Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы|ТАССР]] Конституцияләре кабул ителде.
 
1936 елда кабул ителгән [[Совет Социалистик Республикалар Берлеге|ССРБ]] конституциясе автономияле җөмһүриятләрнең хокукларын тагын да кыса. [[Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы|ТАССР]] икетеллелектән ваз кичә, [[татар теле]] рәсми тел буларак танылмый башлый. [[Совет Социалистик Республикалар Берлеге|ССРБ]] КонституцияКонституциясе нигезендә ТАССРның[[Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы|ТАССР]]<nowiki/>ның 1937 ел контитуциясе кабул ителә.
 
== Татарстан ҮБК Президиумы ==
[[Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы|ТАССР]] Үзәк башкарма комитеты сессияләре арасындагы чорда хакимиятнең закон чыгаручы, бүлүче һәм контрольлек итүче югары органы булып аның Президиумы торды. Ул ҮБК составыннан сайланды һәм аңа хисап тотты.
 
Татарстан ҮБК Президиумына түбәндәге вәкаләтләр бирелде:
Строка 64 ⟶ 63 :
- халык комиссарларын билгеләү һәм азат итү;
 
- [[Бөтенрусия Үзәк Башкарма Комитеты|БҮБК]] раслау шарты белән республиканың административ-территориаль төзелешен үзгәртү.
 
1937 елда вәкиллекле хакимиятнең гамәлдәге системасына алмашка халык вәкиллегенең яңа органы – [[Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы|Татарстан Автономияле Совет Социалистик республикасының Югары]] Советы барлыкка килде.
 
== Чыганаклар ==