«Мальтада ислам» битенең юрамалары арасында аерма

к
redact using AWB
к (clean up using AWB)
к (redact using AWB)
 
[[Файл:Malta - Paola - Triq Kordin - Mosque 05 ies.jpg|200px|thumb|right|[[Паола мәчете (Мальта)|Паола мәчете]]]]
'''Мальтада ислам''' ({{lang-en|Islam in Malta}}) — [[Мальта]] территориясендә [[ислам]] дине. Әлеге [[дин]] Мальтада [[XX гасыр]]ның икенче яртысында гына яңадан ныклап урнашса да, узган гасырларда утрауда кулланылган дин буларак, Ислам бөтен илгә, бигрәк тә аның теленә һәм авыл хуҗалыгына тирән йогынты ясаган. Бүгенге көндә Мальтада төп мөселман оешмалары булып [[ливия]]леләрнең Бөтендөнья ислам чакыруы җәмгыяте ({{lang-en|Libyan World Islamic Call Society}}) һәм азрак санда [[Әхмәдия]] җәмгыяте исәпләнә.
 
== Тарих ==
[[870 ел]]дан [[1091 ел]]га кадәр Мальта утравында бары тик [[мөселманнар]] һәм [[гарәп теле]] өстенлек иткән. [[Норманнар]] утрауны яулап алганнан соң да мөселманнар [[XIII гасыр]]га кадәр үз динендә кала, чөнки норманнар җирле халыкны үз диненә өндәмәгән.
Мальта [[1127 ел]]да [[христианлык|христианнар]] идарәсенә әйләнеп кайта. Башта утрауда гарәп администрациясе сакланып кала һәм мөселманнарга үз диннәрен XIII гасырга кадәр ирекле тотарга рөхсәт ителә<ref name=":arab-heritage-in-malta">[https://baheyeldin.com/writings/culture/arab-heritage-in-malta.html Arab Heritage in Malta (Мальтада гарәп мирасы)]{{ref-en}}</ref>. Әлеге уңай мохит нәтиҗәсендә, христианнар яулап алганнан соң, ким дигәндә, 150 ел дәвамында мөселманнар Мальтада демографик һәм икътисади яктан өстенлек итүләрен дәвам иткән. Норманнарның утрауны яулап алуы нәтиҗәсендә Мальтада [[Рим католик чиркәве|Рим католик дине]] ныклап урнаша.
 
[[1241 ел]]да Мальта һәм Гозо утрауларында 836 мөселман гаиләсе, 250 христиан гаиләсе һәм 33 [[яһүд]] гаиләсе яшәгән.
 
Мальтада ислам дине утрау [[Испания]] хакимиятенә күчкәч тыелган. [[XV гасыр]] ахырына барлык Мальта мөселманнары христианлыкка күчәргә мәҗбүр була. Әмма [[гарәп теле]] аларның туган теле булып кала, исем-фамилияләре шулай ук гарәпчә, Мальтада күпчелек [[топоним]]нар да гарәп теленнән алынган. Шулай булса да, кайбер Мальта галимнәре мальталыларның [[аурупа]]лы һәм христиан булуын һәм [[гарәпләр]] белән бернинди дә уртаклыгы булмавын расларга тырыша<ref name=":arab-heritage-in-malta" />.
 
[[XVIII гасыр]] урталарында Мальтада 9000гә якын мөселман кол була. Аларга [[намаз]] укырга рөхсәт бирелгән. Әлеге коллар өчен [[1702 ел]]да мәчет төзелгән булган.
Хәзерге вакытта Мальтада зур булмаган, әмма уңышлы эшшләүче мөселман җәмгыяте бар. Ул илнең якынча 400 000 халкыннан берничә мең кешене үз эченә ала. Болар — [[Африка]] һәм [[Якын Көнчыгыш]], шулай ук [[Азия]] һәм [[Аурупа]] илләреннән килгән качак-мөселманнар<ref>[https://web.archive.org/web/20090603050538/http://www.jihadwatch.org/dhimmiwatch/archives/008968.php Promoting Arab supremacy in Malta?] jihadwatch.org, 12.11.2005{{ref-en}}</ref>.
 
[[Мальта]]да [[мөселман]] җәмәгатьчелеге чагыштырмача зур түгел. Ил халкының (~397 296 кеше) 95 проценты [[Рим католик чиркәве]]нә карый. [[Мөселманнар]] [[2003 ел]]даелда 3000 кеше, шуларның 2250 — чит ил кешеләре, 600 — {{comment|натуральләшкән|naturalized citizens}} Мальта ватандашлары һәм 150 — үз халкы (''күпчелеге — мөселманннарга кияүгә чыгып, [[дин]]ен алыштырган [[хатын-кыз]]лар''). [[1974 ел]]да йөздән дә кимрәк, [[2003 ел]]да 3 мең, [[2010 ел]]га 6 000, [[2014 ел]]да 10 мең мөселман исәпләнә<ref>[https://web.archive.org/web/20151113195439/http://www.tvm.com.mt/mt/news/il-kommunita-musulmana-bxewqa-ghal-moskej-godda-u-skola-akbar/ Il-komunità Musulmana b'xewqa għal żewġ Moskej ġodda u skola akbar (Мөселман җәмгыяте ике мәчет һәм яңа мәктәп булдырырга тели).] tvm.com.mt, 29.12.2014{{ref-mt}}</ref> — аларның күбесе [[сөнниләр]] һәм чит ил кешеләре була. Әлеге саннар дөреслеккә туры килмәскә мөмкин, {{Тәрҗемә ителмәгән 3|Daily Telegraph|Daily Telegraph|en|The Daily Telegraph}} мәгълүматы буенча, Мальтада 18 мең качак кына бар — алар күпчелек [[мөселман]] [[ир-ат]]лар<ref>''Alison Gerard''. [https://books.google.ru/books?id=zM-WAwAAQBAJ&pg=PA19&redir_esc=y#v=onepage&q&f=false The Securitization of Migration and Refugee Women.] New York, 2014{{ref-en}}</ref>. [[Мөәммәр әл-Каддафи]] үтерелгәч (''[[2011 ел|2011]]''), 55 мең [[Ливия]] ватандашына [[Мальта]] виза биргән. Премьер-министр Джозеф Мускат кабинетында [[Коръән]] тотып ант иткән дәүләт хезмәткәре дә бар<ref>[https://2001-2009.state.gov/g/drl/rls/irf/2003/24422.htm International Religious Freedom Report 2003 (Дин иреге турында халыкара доклад. 2003)]{{ref-en}}</ref>.
 
== Ислам мәдәни үзәге ==
[[Файл:Malta - Paola - Triq Kordin - Mosque 07 ies.jpg|200px|thumb|right|Ислам комплексы]]
Мальтада Ислам мәдәни үзәгенә [[Триполи]]да (''[[Ливия]]'') урнашкан Бөтендөнья ислам чакыруы җәмгыяте тарафыннан нигез салына. Үзәктә [[Паола мәчете (Мальта)|мәчет]], административ бүлмәләр, башлангыч мәктәп һәм имам йорты урнашкан. [[1978 ел]]ныңелның [[2 июль|2 июлендә]] Ливия дәүләте башлыгы һәм революция лидеры полковник [[Мөәммәр әл-Каддафи]] әлеге үзәккә нигез салуда катнаша. Ислам мәдәни үзәге Мальта мөселман җәмгыятенә дини йолалар кылу, дини бәйрәмнәр уздыру, шулай ук [[гарәп теле]]н һәм Ислам мәдәниятен пропагандалау юлы белән ярдәм итүгә йөз тота. Үзәк шулай ук киң Мальта җәмәгатьчелеген [[Ислам]] белән таныштыруга, диалогка, барлык кешеләр файдасына хезмәттәшлекне активлаштыруга юнәлтелгән. Үзәк ярлылар, качаклар һәм тоткыннарга ярдәм кулын суза. Ислам үзәге — илдә мөселманнар өчен иң мөһим очрашу урыны<ref>[https://mariamalbatool.com/ Мәрьям әл-Батул мәчете сайты]{{ref-en}}{{ref-ar}}</ref>.
 
== Мәрьям әл-Батул мәчете ==
{{төп мәкалә|Паола мәчете (Мальта)}}
Мәрьям әл-Батул мәчете ([[Паола мәчете (Мальта)|Паола мәчете]]) илдә рәсми танылган һәм проект буенча төзелгән мәчет булып тора. Аның каршында мөселман башлангыч мәктәбе (''[[мәдрәсә]]'') эшли<ref>[https://www.salatomatic.com/spc/u2w2CJXnZp Islamic Centre of Paola.] salatomatic.com{{ref-en}}</ref>. Мәчет [[1978 ел]]даелда дөньяда ислам динен тарату белән шөгыльләнүче [[Ливия]] хөкүмәт оешмасы — «Дөнья ислам бергәлеге» ({{lang-en|World Islamic Call Society}}) тарафыннан төзелә. [[1975 ел]]ның [[21 апрель|21 апрелендә]] Ливия [[Мальта]] хөкүмәтеннән мәчет өчен 6 700 [[квадрат метр]] мәйданлы җир кишәрлеге сатып ала. Мәчетнең проектын төзүче — Ливия архитекторы Мөхәммәд Габид әл-Шөкри (''Mohammed Abid Elshukri''). Мальта инженеры Альфред Бальзан (''Alfred Balzan'') җитәкчелегендә Gebco International Ltd. ширкәте [[1978 ел]]даелда төзелешне башлаган. Беренче таш [[1978 ел]]ныңелның [[2 июль|2 июлендә]] халык алдында тантаналы чара барышында [[Мөәммәр әл-Каддафи]] тарафыннан салына. [[1982 ел]]да [[җомга намазы|җомга намазлары]] укыла башлый.
 
== Сылтамалар ==
12 122

правки