Татар-Башкорт Совет Социалистик Республикасы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: redact, replaced: Пирем → Пермь (2) using AWB
Юл номеры - 1:
{{ҮК}}
'''Татар-Башкорт Совет Социалистик Җөмһүрияте (Республикасы)''' (''ТБССР'') - [[Русия Совет Федератив Социалистик Җөмһүрияте|РСФСҖ]] составында [[Татарлар|татар]] белән [[Башкортлар|башкорт]] милли дәүләтчелеген төзү буенча Совет хакимияте тәкъдим иткән варианты. [[Милләт Мәҗлесе]]нең [[Идел-Урал Штаты]]н төзү карарына каршы юнәлтелгән. ''«Татар-Башкорт Совет Социалистик Республикасы турындагы фәрман»''ны РСФСҖның Милләтләр эшләре буенча халык комиссариаты, Үзәк мөселман комиссариаты әзерлиләр. Аңа [[1918 ел]]ның 22 мартында [[Иосиф Сталин]], [[Семен Диманштейн]], [[Мулланур Вахитов]], [[Галимҗан Ибраһимов]] һәм [[Шәриф Манатов]] имза куялар. ТБССР карамагына [[Уфа губернасы]] һәм [[Казан губернасы|Казан]], [[Ырынбур губернасы|Ырынбур]], [[Вәтке губернасы|Вәтке]], [[ПиремПермь губернасы|ПиремПермь]], [[Самар губернасы|Самар]], [[Сембер губернасы|Сембер]] губерналарының татар-башкортлар күпләп яшәгән өлешләре керергә тиеш була. Булачак җөмһүриятне оештыру съездын чакыру өчен Үзәк мөселман комиссариатына Махсус комиссия төзү йөкләнә. Советларның ТБССРны оештыру съездын ачу [[1918 ел]]ның [[13 сентябрь|13 сентябренә]] билгеләнә, ләкин ул булмыйча кала. [[РКП(б) ҮК]] Сәяси бюросының [[1919 ел]]гы [[13 декабрь]] карары белән ТБССРны төзү турындагы фәрман гамәлдән чыгарыла.
 
== Моны да карагыз ==