Шигыйчылык: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 3:
'''Шигыйчылык'''<ref>Ислам дине турында белешмә-сүзлек. Казан, 1993.</ref>, '''шигыйлек'''<ref>Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Казан, 1981. III том. 504 бит.</ref> (гар.شيعة ''шигъа'' — «тарафдарлар, төркем, фракция, фирка») — [[Мөхәммәд саләллаһу галәйхи үәссәләм]] нәселе генә мөселманнар өммәтенә башлык - имам булырга тиеш дип санаучы [[шигый-уникечеләр]], [[алавитлар]], [[друзлар]], [[исмаилчылар]] һ.б. күз уңында тоткан гомуми термин. Тар мәгънәдә, кагыйдә буларак, аларга сан буенча исламдагы икенче юнәлеш - шигый-уникечеләрне («шигыйләр-12») генә аңлыйлар. Алар, Мөхәммәд саләллаһу галәйхи үәссәләмнең варисы итеп, [[Гали ибн Әбу Талиб]]ны һәм аның төп тармак буенча нәселен генә таныйлар (кайсы нәсел, төп икәнлеге турында бәхәсләр бара).
 
[[Файл:Main divisions in Islam.png|thumb|500px|left|Ислам юнәлешллары таралу картасы: <span style="color:#006400;">'''яшел'''</span> -[[сөнниләр]], <span style="color:#ff0000;">'''кызыл'''</span> – [[шигыйләр]], <span style="color:#503D8B;">''' шәмәхә'''</span> – [[ибадиләр]] ]]
Хәзерге вакытта шигыйлек вәкилләре барлык мөселман илләрендә дә бар диярлек. [[Иран]], [[Әзербайҗан]], [[Гыйрак]]ның яртысыннан артык халкы, [[Йәмән]], [[Бәһрайн]], [[Ливан]] халкының ярыйсы өлеше шигый юнәлеше тарафдарлары. [[Исмаилчылык|Исмаилчыларга]] [[Таҗикстан]]ның [[Таулы-Бадахшан районы]]ндагы халыкның күп өлеше, [[Әфганстан]]ның [[хәзәриләр]] дигән халкы керә.