«Кәрим Тинчурин» битенең юрамалары арасында аерма

163 байта добавлено ,  1 ел элек
Дөрес, әле ул театрда эшли башлаганчы — [[1906 ел]]да ук сәхнә әсәрләре яза башлый. Ләкин К.Тинчурин актив рәвештә әдәби иҗат белән [[Сәйяр|«Сәйяр»]]дә шөгыльләнә башлый. Бер-бер артлы «Шомлы адым» ([[1910]]-[[1912]]), «Беренче чәчәкләр» [[1913]]), «Назлы кияү» ([[1915]]), «Ач гашыйк» (1915), «Җилкуарлар» ([[1916]]), «Соңгы сәлам» ([[1917]]) пьесалары дөнья күрә. Ләкин патша цензурасы драматургның әсәрләрен («Назлы кияү»дән кала) сәхнәгә куярга рөхсәт бирми. К.Тинчурин болар белән генә чикләнмичә, газета-журнал битләрендә күпсанлы хикәяләр бастыра, чорның шактый катлаулы вакыйгаларына үз бәясен биреп бара.
 
1917 елгы [[октябрь инкыйлабы]]ның гадел җәмгыять төзүгә китерәчәгенә бөтен күңеле белән ышанган Кәрим Тинчурин халыкка хезмәт итүче театр сәнгате тудыруга хезмәт итә башлый. Инкыйлаблардан соң драматургның «Йосыф белән Зөләйха» ([[1918]]), «Тутый кош» (1918), «Сакла, шартламасын» (1918) комедияләре языла. Бу елларда аның оештыручы, җитәкче буларак таланты тулы ачыла. 1918 елны драматург алдына таркалган «Сәйяр» труппасы артистларын җыю, спектакльләр куюны башлап җибәрү бурычы куела. Әдип бу эшкә җиң сызганып керешә һәм тиз арада яшь драматурглар [[Шамил Усманов|Ш.Усманов]], [[Фатих Сәйфи-Казанлы|Ф.Сәйфи-Казанлы]], [[Фәтхи Борнаш|Ф.Борнаш]]лар белән иҗади хезмәттәшлек урнаштыра, рус һәм чит ил авторларының әсәрләрен тәрҗемә итүне оештыра. Күпмедер вакыт [[Мәскәү]]дә Үзәк мөселман хәрби коллегиясендә эшләгәннән соң, К.Тинчуринны [[Самар]] шәһәренә, Көнчыгыш фронт карамагындагы [[Самара татар театр студиясе|татар театр студиясенә]] җитәкче итеп җибәрәләр. Драматург кыска гына вакыт эчендә бер төркем артистлар әзерләп чыгара һәм шулар белән [[Ырынбур]] шәһәрендә труппа оештырып, спектакльләр куюны башлап җибәрә. [[1922 ел]]ны ул бераз вакыт [[Ташкәнт]]та [[Ташкәнт татар театры|Ташкентта татар театрында]] эшләп ала.
 
К.Тинчурин 1922 елны [[Казан]]га чакырып кайтарыла һәм аңа [[Татар дәүләт академия театры|Татар дәүләт театр]] труппасы оештыру бурычы куела. Ул яңа театрга төрле шәһәрләрдәге күренекле артистларны һәм яшь композитор [[Салих Сәйдәшев]]ны чакыра.
1927 елда Тинчурин театрдан китәргә мәҗбүр була. Татарстан өлкә комитетының «Политпросвет йорты»ның методик кабинетында, күренекле Ленинград галиме Н.Маторин белән эшли. «Ил» пьесасын яза.
 
1928 елны К.Тинчурин бер төркем артистларны ияртеп [[Әстерхан]]га күчеп китә. Анда [[Әстерхан татар театры|татар театрында]] баш режиссер булып эшли, үзенең «Ил» драмасын да беренче тапкыр шунда сәхнәгә куя. Ике елдан аны Казанга чакырып кайтаралар. 1935 елга кадәр театрның сәнгать җитәкчесе, режиссеры.
Алдагы тормышын язучылыкка багыйшлый. 1934 елдан К.Тинчурин Язучылар берлегенә алына. Татарстан берлегенең идарә әгъзасы була.
 
1934 елдан К.Тинчурин Язучылар берлегенә алына. Татарстан берлегенең идарә әгъзасы була.
 
Кәрим Тинчуринның гомере вакытсыз өзелә. Ул — [[Сталин репрессияләре]]нең корбаны. [[1938 ел]]ның [[15 ноябрь|15 ноябрендә]] фаҗигале төстә юк ителә, бу вакытта аңа бары илле бер яшь була.
33 970

правок