Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Derslek (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 63:
[[1930 ел]]да театр [[Мәскәү]]дә [[ССРБ]] халыклары театрлары Олимпиадасында катнаша. Шуның нәтиҗәсе буларак, режиссурага яңа таләпләр куела һәм махсус югары белемле режиссерлар әзерләү өчен талантлы яшьләр [[Мәскәү]]гә укырга җибәрелә. [[1928 ел]]да татар театры махсус җиһазландырылган, уңайлыклары булган бинага күчә (Горький урамы, 13-нче йорт).
 
1937 елда театрның сәнгать җитәкчесе Кәрим Тинчурин, драматург Фәтхи Бурнаш репрессияләнәләр, алар язган әсәрләр репертуардан алына. Баш режиссер [[Гомәр Исмәгыйлев]] театрдан куыла. Актерлардан [[Мөхтәр Мутин]] кулга алына.
 
1939 елда татар драматургиясе классигы Галиәсгар Камалның 60 еллыгы уңаеннан театрга аның исеме кушыла.
 
=== Сугыштан соңгы чор ===
1956 елның июнендә сәхнәгә кабат «Зәңгәр шәл» кайта.
Тагын бер елдан, 1957 елда Театр [[Татар әдәбияты һәм сәнгате ункөнлеге]] сәбәпле Мәскәүдә гаять зур уңыш белән гастрольләр ясый. Театр илнең югары бүләге — [[Ленин ордены]]ны белән бүләкләнә. [[Хәлил Әбҗәлилов|Х.Әбҗәлилов]]ка [[ССРБ халык артисты]] шәрәфле исеме бирелә.