Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к →‎[[«Сәйяр»]] чоры: clean up, replaced: Өфә → Уфа (2) using AWB
Derslek (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 59:
[[1920 ел|1920]]—[[1930 ел]]лар театр эшчәнлегендә төрле эзләнүләр, тәҗрибәләр чоры. Драматург Ф. Сәйфи-Казанлы сүзләре белән әйткәндә: «Безнең театрда ... романтизм да, [[футуризм]] да бар, ләкин театрның 99 проценты — реалистик». Халык тормышыннан алып язылган мелодрамалар, чит ил классикасыннан [[Уильям Шекспир|У.Шекспир]] әсәрләре, чор кадагына кагылышлы милли һәм тәрҗемә пьесалар репертуарның тотрыклы булуына ярдәм итә.
 
[[1923 ел]]да [[Казан]]да [[Казан театр укуханәсе|театр техникумы]] ачыла һәм татар театрына артистлар хәзерләүне башлап җибәрә. [[1926 ел]]да труппа техникум тәмамлаган беренче артистлар [[Галия Булатова]], [[Галия Нигъмәтуллина]], [[Галия Кайбицкая]], [[Хәким Сәлимҗанов]] кебек яшь талантлар белән тулылана. 1926 елның декабрендә К.Тинчурин язган «Зәңгәр шәл» музыкаль драма премьерасы була.

[[1930 ел]]да театрыбызтеатр [[Мәскәү]]дә [[Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге|ССРБ]] халыклары театрлары Олимпиадасында катнаша. Шуның нәтиҗәсе буларак, режиссурага яңа таләпләр куела һәм махсус югары белемле режиссерлар әзерләү өчен талантлы яшьләр [[Мәскәү]]гә укырга җибәрелә. [[1928 ел]]да татар театры махсус җиһазландырылган, уңайлыклары булган бинага күчә (Горький урамы, 13-нче йорт).
 
1937 елда театрның сәнгать җитәкчесе Кәрим Тинчурин, драматург Фәтхи Бурнаш репрессияләнәләр, алар язган әсәрләр репертуардан алына.
1939 елда татар драматургиясе классигы Галиәсгар Камалның 60 еллыгы уңаеннан театрга аның исеме кушыла.
 
1956 елның июнендә сәхнәгә кабат Зәңгәр шәл кайта.
Тагын бер елдан, 1957 елда Театр [[Татар әдәбияты һәм сәнгате ункөнлеге]] сәбәпле Мәскәүдә гаять зур уңыш белән гастрольләр ясый. Театр илнең югары бүләге — [[Ленин ордены]]ны белән бүләкләнә. [[Хәлил Әбҗәлилов|Х.Әбҗәлилов]]ка [[ССРБ халык артисты]] шәрәфле исеме бирелә.
 
1958 елның апрелендә К.Тинчурин пьесасы буенча куелган «Җилкәнсезләр» өчен театрга яңа оешкан [[г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге|Г.Тукай исемендәге ТАССР Дәүләт премиясе]] тапшырыла.
 
===Хәзерге чор===