Кыпчаклар: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kirill Borisenko (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Төзәтмә аңлатмасы юк
 
Юл номеры - 1:
[[Image:State of Cuman-Kipchak ru.svg|thumb|right|350px|1200 елларда Ауразиядәге команнар һәм '''кыпчаклар''' кабиләләренең конфедерациясе]]
 
'''Кыпчаклар''' - [[Дунай]]дан [[Иртеш]]кә кадәр җәелгән һәм борынгы [[гарәп]] һәм [[фарсы]] чыганакларында [[Дәшт-и Кыпчак]] дип аталучы җирләрдә яшәгән [[төрки халык]]ның атамасы. Көнбатыш тармагы [[команнар]] дип аталган.
 
==Аңлатма==
 
КЫПЧАК «кыпчак, кипчак» ~ гом. кыпч., алт. һ.б. қыпчақ id., бор. төрки <ref>ДТС: 445, 449</ref> qïpčaq, qïfčaq, qïvcaq, qïvčaq-qobï «кыпчак; мескен, ярлы, бәхетсез» – З. Вәлиди (к. аныкы. <ref>Әçәрҙәр. Өфө, 1996: 35</ref>) буенча, бор. төрки қубы < қобы ~ бор. монг. γobi, монг. гоби (> каз. ғобы) «коры дала, чүл; Гоби чүллеге» сүзе белән баглы. Кыпчак < кубий-чақ: -чак – кечерәйтү-иркәләү кушымчасы (кыпчак, димәк, «ярлы мескенкәй»). КБтә қывчақ «мескен; ярлы», ш. ук «кыргый» мәгъ. күп тапкыр искә алына, қыв, қывы «буш, ку» сүзе дә еш очрый. Ләкин Европа галимнәре кыпчак сүзенең «этимологиясе билгесез» дип язалар.
 
Мифологик-фольклористик аңлатмаларда (к. <ref>Будагов II: 36–37, «Угызнамә» һ.б.</ref>) кыпчак сүзе кубырчак, кабырчык «эче куыш нәрсә, куышлы агач, тупас ясалган кимә» сүзеннән диелә. Алт. қыбы «хәйләкәр» → қыбычақ «елгыр».
 
Қыпчақ ~ қыпсақ ~ қыпшақ алт., башк., нуг., каз., к.-калп., үзб. һ.б. халыкларда аерым бер кабилә яисә ыруг атамасы. Башкортларда қыпсақларның егермеләп ыруы (мәс., қара қыпсақ, қарағай қыпсақ, сарыш қыпсақ һ.б.ш.) аерымлана, казакларда, алтайлыларда да шул ук хәл. Әмма аерым кыпчак халкы юк. Татарларда кыпчак сүзе хәтсез заманнардан бирле билгеле (Алтын Урда әд. ядкәрләрендә очрый).
 
Хәз. кыпчак телләре төшенчәсе соңрак пәйда булган. Бу телләрнең төп билгес – иҗек азагында яңгыраулы тартыклар б, ғ, г, д килә алмау, ул авазларның икенче төр авазга күчә килүе. Мондый күренеш бүтән төрки телләрдә дә очрый, ләкин кыпчакларда эзлекле рәвештә килә. Ш. ук -ган кушымчасының киң кулланылуы да кыпчаклык билгесе. Гомумән, кыпчак телләре уйгур группасы телләреннән килеп чыкканнар.
 
Кыпчак сүзе һәм кыпчаклар тур. күп язылган. К. <ref>Marquart 1914; Кузеев 1974; Velidi; Kırzıoğlu 1992; Ögel 1993; İnan 1998: 1–68</ref>; <ref>Кляшторный С. Кимаки, кыпчаки и половцы // История татар I: 328–346</ref> (кыпчакларны турыдан-туры элгәре бор. сир халкы дип яза). К. ш. ук [[Коман|Куман]], [[Коман]].
 
Кыпчак сүзе (башк. қыпсақ, каз. қыпшақ) күп кабилә, ыруг атамаларында очрый. Кыпчакый дигән тәхәллүс һәм кыпчакый дигән терминологик сыйфат бар, мәс., қыпчақый ат токымы. Күрше телләрдә дә қыпчақ һәм модификацияләре еш кулланыла. <ref>Тэтимол 2015</ref>
 
== Атама ==