Кәрим Тинчурин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Derslek (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 26:
 
==Тәрҗемәи хәл==
Кәрим Тинчурин [[1887 ел]]ның [[15 сентябрь|15 сентябрендә]] [[Пенза губернасы]]ның (''хәзерге'' [[Пенза өлкәсе]] [[Спасск районы (Пенза өлкәсе)|Спасск районы]]) [[Аккүл-Тараклы]] (Белоозерка) авылында игенче гаиләсендә туа. Күрше авыл [[Татар Шалдавычы]] мәдрәсәсендә башлангыч белем алганнан соң, ул [[1900 ел]]да [[Казан]]га килә һәм төрле яллы эшләрдә бераз акча туплагач, “Мөхәммәдия”[[«Мөхәммәдия» мәдрәсәсенәмәдрәсәсе]]нә укырга керә. [[1905 ел]]гы революцион хәрәкәттә катнаша.
 
[[1906]] елның февралендә, мәдрәсә тәртипләренә каршы чыккан өчен, 87 шәкертне, алар арасында Кәрим Тинчурин да була, «Мөхәммәдия»дән куалар. Ул башта [[Тамбу губернасы|Тамбу]] якларына китеп урман каравылчысы булып эшли, аннары [[Нижгар]], [[Сарытау]] якларындагы авылларда балалар укыта. Хикәяләр, новеллалар, шигырьләр яза башлый.
Юл номеры - 32:
[[1910]] елны беренче татар профессиональ труппасы [[Сәйяр|«Сәйяр»]] җитәкчесе [[Габдулла Кариев|Г.Кариев]] белемле, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган егетне [[1910 ел]]ны [[«Сәйяр» труппасы|«Сәйяр»]] труппасына артист итеп чакыра. К.Тинчуринның артистлык таланты тиз ачыла. [[Галиәсгар Камал|Г.Камал]], [[Гаяз Исхакый|Г.Исхакый]], [[Фатих Әмирхан|Ф.Әмирхан]], А.Островский, Ф.Шиллер һ.б. драматургларның әсәрләрен сәхнәдә уйнап, ул үзенчәлекле образлар тудыра.
 
Дөрес, әле ул театрда эшли башлаганчы — [[1906 ел]]да ук сәхнә әсәрләре яза башлый. Ләкин К.Тинчурин актив рәвештә әдәби иҗат белән [[Сәйяр|«Сәйяр»]]<nowiki/>дә шөгыльләнә башлый. Бер-бер артлы «Шомлы адым» ([[1910]]-[[1912]]), «Беренче чәчәкләр» [[1913]]), «Назлы кияү» ([[1915]]), «Ач гашыйк» (1915), «Җилкуарлар» ([[1916]]), «Соңгы сәлам» ([[1917]]) пьесалары дөнья күрә. Ләкин патша цензурасы драматургның әсәрләрен («Назлы кияү»дән кала) сәхнәгә куярга рөхсәт бирми. К.Тинчурин болар белән генә чикләнмичә, газета-журнал битләрендә күпсанлы хикәяләр бастыра, чорның шактый катлаулы вакыйгаларына үз бәясен биреп бара.
 
1917 елгы [[октябрь инкыйлабы]]ның гадел җәмгыять төзүгә китерәчәгенә бөтен күңеле белән ышанган Кәрим Тинчурин халыкка хезмәт итүче театр сәнгате тудыруга хезмәт итә башлый. Инкыйлаблардан соң драматургның «Йосыф белән Зөләйха» ([[1918]]), «Тутый кош» (1918), «Сакла, шартламасын» (1918) комедияләре языла. Бу елларда аның оештыручы, җитәкче буларак таланты тулы ачыла. 1918 елны драматург алдына таркалган «Сәйяр» труппасы артистларын җыю, спектакльләр куюны башлап җибәрү бурычы куела. Әдип бу эшкә җиң сызганып керешә һәм тиз арада яшь драматурглар [[Шамил Усманов|Ш.Усманов]], [[Фатих Сәйфи-Казанлы|Ф.Сәйфи-Казанлы]], [[Фәтхи Борнаш|Ф.Борнаш]]лар белән иҗади хезмәттәшлек урнаштыра, рус һәм чит ил авторларының әсәрләрен тәрҗемә итүне оештыра. Күпмедер вакыт [[Мәскәү]]дә Үзәк мөселман хәрби коллегиясендә эшләгәннән соң, К.Тинчуринны [[Самар]] шәһәренә, Көнчыгыш фронт карамагындагы [[Самара татар театр студиясе|татар театр студиясенә]] җитәкче итеп җибәрәләр. Драматург кыска гына вакыт эчендә бер төркем артистлар әзерләп чыгара һәм шулар белән [[Ырынбур]] шәһәрендә труппа оештырып, спектакльләр куюны башлап җибәрә. [[1922 ел]]ны ул бераз вакыт [[Ташкәнт]]та [[Ташкәнт татар театры|татар театрында]] эшләп ала.
Юл номеры - 39:
Аларга хәзерге Н.Островский урамында урнашкан Яшь тамашачылар театры бинасы бирелә.
 
[[1920]] елларда татар театрының репертуары шактый сай һәм тематика, жанр ягыннан бертөрлерәк булганлыктан, алда жанрны төрләндерү, тамашачы теләгенә җавап бирердәй сурәтләү алымнары табу бурычы тора. М.Фәйзинең «[[Галиябану (спиктәкел)|Галиябану]]»ы куеп, К.Тинчурин музыкаль драма жанрын үстереп җибәрә. К.Тинчуринның татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучы С.Сәйдәшев белән иҗади дуслыгы, С.Сәйдәшевнең сәхнә законнарын һәм әсәрнең жанр үзенчәлекләрен белеп, халыкчан рухтагы музыкасы, гомумән, ике сәнгать төренең үзара синтетик ярашуы әсәр текстында тирәнгә яшерелгән фикерләрне дә ачарга ярдәм итә. Шул рәвешле «[[Казан сөлгесе (спиктәкел)|Казан сөлгесе]]» ([[1923]]), «Сүнгән йолдызлар» (1923), «[[Зәңгәр шәл (спиктәкел)|Зәңгәр шәл]]» ([[1926]]), «Ил» ([[1927]]), «Кандыр буе» ([[1931]]) кебек берничә буын тамашачыны тирән фәлсәфи, әхлакый эчтәлекләре, сихри музыкалары белән сокландырып килгән әсәрләр языла. Музыкаль драма жанрында уңышлы эшләгән авторның тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителгән трагедия һәм драма-комедияләре дөнья күрә: «Зар» ([[1922]]), «Американ» ([[1924]]), «[[Җилкәнсезләр]]» (1926), «Ударниклар бәйрәме» ([[1933]]), «Алар өчәү иде» ([[1935]]) һ.б. Әдипнең драматургия һәм театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге югары бәяләнә — 1926 елны [[Татарстан Республикасының Атказанган артисты|«Татарстанның атказанган артисты»]] дигән мактаулы исем бирелә. Ләкин шул, иҗатының иң югары биеклеккә менгән чорында, аның иҗаты, эшчәнлеге каршылыклыкаршылыкка фикерләрочрый дә тудырабашлый. Матбугатта, «Тинчурин үткәнне яклый, аңа мәдхия укый» дигән мәкаләләр күренә. «Театрны монополиясенә әйләндерде» дигән дәгъвалар да күренә.
 
19261927 елда Тинчурин театрдан китәргә мәҗбүр була. Татарстан өлкә комитетының «Политпросвет йорты»ның методик кабинетында, күренекле Ленинград галиме Н.Маторин белән эшли. Пьесалар«Ил» пьесасын яза.
 
1928 елны К.Тинчурин бер төркем артистларны ияртеп [[Әстерхан]]га күчеп китә. Анда [[Әстерхан татар театры|татар театрында]] баш режиссер булып эшли, үзенең «Ил» драмасын да беренче тапкыр шунда сәхнәгә куя. Ике елдан аны Казанга чакырып кайтаралар.