«Кәрим Тинчурин» битенең юрамалары арасында аерма

271 байт добавлено ,  1 ел элек
к (→‎Тәрҗемәи хәл: clean up using AWB)
[[1920]] елларда татар театрының репертуары шактый сай һәм тематика, жанр ягыннан бертөрлерәк булганлыктан, алда жанрны төрләндерү, тамашачы теләгенә җавап бирердәй сурәтләү алымнары табу бурычы тора. М.Фәйзинең «[[Галиябану (спиктәкел)|Галиябану]]»ы куеп, К.Тинчурин музыкаль драма жанрын үстереп җибәрә. К.Тинчуринның татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучы С.Сәйдәшев белән иҗади дуслыгы, С.Сәйдәшевнең сәхнә законнарын һәм әсәрнең жанр үзенчәлекләрен белеп, халыкчан рухтагы музыкасы, гомумән, ике сәнгать төренең үзара синтетик ярашуы әсәр текстында тирәнгә яшерелгән фикерләрне дә ачарга ярдәм итә. Шул рәвешле «[[Казан сөлгесе (спиктәкел)|Казан сөлгесе]]» ([[1923]]), «Сүнгән йолдызлар» (1923), «[[Зәңгәр шәл (спиктәкел)|Зәңгәр шәл]]» ([[1926]]), «Ил» ([[1927]]), «Кандыр буе» ([[1931]]) кебек берничә буын тамашачыны тирән фәлсәфи, әхлакый эчтәлекләре, сихри музыкалары белән сокландырып килгән әсәрләр языла. Музыкаль драма жанрында уңышлы эшләгән авторның тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителгән трагедия һәм драма-комедияләре дөнья күрә: «Зар» ([[1922]]), «Американ» ([[1924]]), «[[Җилкәнсезләр]]» (1926), «Ударниклар бәйрәме» ([[1933]]), «Алар өчәү иде» ([[1935]]) һ.б. Әдипнең драматургия һәм театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге югары бәяләнә — 1926 елны [[Татарстан Республикасының Атказанган артисты|«Татарстанның атказанган артисты»]] дигән мактаулы исем бирелә. Ләкин аның иҗаты, эшчәнлеге каршылыклы фикерләр дә тудыра. Матбугатта үткәнне яклый, аңа мәдхия укый дигән мәкаләләр күренә.
 
1926 елда Тинчурин театрдан китәргә мәҗбүр була. Татарстан өлкә комитетының методик кабинетында, күренекле Ленинград галиме Н.Маторин белән эшли. Пьесалар яза.
1928 елны К.Тинчурин бер төркем артистлар белән [[Әстерхан]]га күчеп китәргә мәҗбүр була. Анда [[Әстерхан татар театры|татар театрында]] баш режиссер булып эшли, үзенең «Ил» драмасын да беренче тапкыр шунда сәхнәгә куя. Ике елдан аны Казанга чакырып кайтаралар.
 
1928 елны К.Тинчурин бер төркем артистларартистларны беләнияртеп [[Әстерхан]]га күчеп китәргә мәҗбүр булакитә. Анда [[Әстерхан татар театры|татар театрында]] баш режиссер булып эшли, үзенең «Ил» драмасын да беренче тапкыр шунда сәхнәгә куя. Ике елдан аны Казанга чакырып кайтаралар.
 
Кәрим Тинчуринның гомере вакытсыз өзелә. Ул — [[Сталин репрессияләре]]нең корбаны. [[1938 ел]]ның [[15 ноябрь|15 ноябрендә]] фаҗигале төстә юк ителә, бу вакытта аңа бары илле бер яшь була.
33 970

правок